НӘРСӘ ҖИТМИ СИҢА, АДӘМ БАЛАСЫ?

29 Март, 2016 - 16:15.Яңалыклар

Бүген Уфада 10нчы каттан үз-үзен ташлап бер ир кеше һәлак булган.

Көндезге 12:17 сәгатьтә коткару хезмәтенә Акназаров урамы, 21 санлы йорт адресы буенча ир кешенең балконнан сикерүе турында хәбәр килә. Вакыйга урынына шундук коткаручылар юллана. Ак халатлылар ир кешенең үлемен раслый. Бәхетсезлек очрагының сәбәбе һәм аңа кагылышлы хәл ачыклана, дип хәбәр итәләр коткару хезмәтеннән.

Чыганак: ProUfu.ru.