МЕҢ ШАТЛЫКЛАР, АК БӘХЕТЛӘР БЕЛӘН КИЛ!

Ниһаять, Яңа 2013нче елга да аяк басабыз. Ел буена түземсезлек белән көтеп алынган бәйрәмнән һәрбер кеше могҗизалар көтә, әлбәттә.

26 декабрьдә район Хакимияте тарафыннан үткәрелгән чыршы бәйрәме үтте.

Күркәм традициягә әверелгән Яңа ел бәйрәме уртасына районның белем бирү учреждениеләреннән уку алдынгылары, төрле олимпиада, спорт ярышларында җиңү яулаган укучылар, фестиваль, конкурслар лауреатлары һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар җыелган иде.

Балалар адресына ихлас котлау сүзләрен район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов җиткерде һәм район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмовның Яңа ел уңаеннан юлланган җылы эчтәлекле Котлау хатын укып ишеттерде.

Ихлас котлау сүзләренә район мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова, районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Венария Глимҗановалар кушылдылар һәм балаларны Яңа Ел белән котлап, аларга иминлек һәм уңышлар юлдаш булуын теләделәр. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Карсылуның котлауларын да балалар ихлас кабул итте, күчтәнәчләрен, бихисап бүләкләрен алып сөенделәр.