МӘКТӘП СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ ИСЕМЕН ЙӨРТӘЧӘК

Бөек Җиңүнең 70 еллык олуг юбилеена әзерлек барышында районда зур тантаналар, патриотик чаралар оештырылып һәм үткәрелеп тора. Шундый чараларның берсе республиканың Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты, чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов катнашлыгында үтте.

Иске Балтач беренче урта мәктәбенә райондашыбыз, Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның исемен бирү һәм аның истәлегенә тактаташ ачу уңаеннан тантаналы митингны мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәмәтов ачты һәм сүзне Шамил Госман улына бирде.

—Тиздән илебез халкы яулаган Бөек Җиңүнең 70нче язы — олы бәйрәм җитәчәк. Һәр гаиләгә әрнү, югалтулар китергән сугыш, килер буын вәкилләре тыныч тормышта яшәсен өчен башларын салган бабаларыбыз, туганнарыбыз хакында онытмаска, балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләргә, аңлатырга бурычлыбыз. Яу кырларында ятып калганнар белән беррәттән, авыр сугыш яралары белән кайтып төрле тармакларда эшләгән кешеләр турында да онытмаска тиешбез. Үлмәс Шакиров та фронттан кайткач, туган төбәгендә яшәгән, балалар укыткан. Аның истәлеген мәңгеләштергән бүгенге вакыйга яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә дәвамлы булсын иде, — диде үзенең чыгышында олы кунак.

Марсель Сәүбән улы да сәламләү сүзендә Бөек Җиңүнең олы юбилей елында районыбызда зур чаралар үтүе безнең өчен зур шатлык, Үлмәс Шакировның батырлыгы, аның турындагы якты истәлекләр райондашлары күңелендә озак сакланыр дигән ышаныч белдерде.

Мәктәп пионерлары чыгышыннан соң тантананың дулкынландыргыч минутлары җитте. Белем учагының стенасына беркетелгән тактаташны ачу хокукы Шамил Шәрипов белән Марсель Закировка бирелде.

Утны-суны кичкән, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен олы бүләккә — Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган данлы райондашыбызның үткән сугышчан һәм тормыш юлы үсеп килгән буын вәкилләрен аңлы, дөрес карашлы кешеләр итеп тәрбияләүгә тиешле йогынты ясар дип ышанасы килә.

Шамил Госман улының чираттагы тукталышы Иске Балтач авыл биләмәсенә караган Иске Яхшый авылында булды. Биредә шушы авылның яу кырларында башларын салган ир-егетләр истәлегенә куелган мемориаль комплекска күләмле ремонт таләп ителә.

Авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗанов аңлатуынча, 1990нчы елларда эшләнгән, аннан соң ел саен косметик ремонт кына үткәрелгән комплексның Бөек Җиңүнең данлы юбилей елында яңартылган төс алуы һәр яхшыйлының теләге.

Вакыт үтү белән таушалып төсен җуйган истәлекле объектның торышы белән танышканнан соң яхшыйлыларның үтенечен исәпкә алып, комплексны төзекләндерүдә булышлык күрсәтергә вәгъдә итте Шамил Госман улы.

Тантаналы чара район мәдәният сараенда дәвам итте. Кунаклар мәдәният сарае фойесындагы мәктәп музейлары эшеннән тупланган тарихи күргәзмәләр белән танышты. Балалар иҗаты үзәге, үзәк китапханә, балалар сәнгате мәктәбе, урта мәктәпләр вәкилләре күргәзмә белән таныштырдылар. Кунаклар биредәге һәр экспонат, солдат хатлары, борынгы акчалар, 1941нче елның июнендә дөнья күргән үзәк басманың оригиналы, яугирләрнең орден һәм медальләрен игътибар белән карады. Югары Карыш авылы вәкилләре тәкъдим иткән Александр Невский ордены белән бүләкләнгән Фәиз Сәитовның әсир көндәлегендәге урыс-немец телләрендәге сүзлекнең тәэсире зурбулды. Шулай ук кунаклар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларының иҗат эшләре, Нөркә авылыннан килгән өлкән яшьтәге палас сугу остасы Миңнинур Шайбәкова янында тукталып әңгәмә корды.
—Патриотик юнәлештә эшлисе эшләр күп. Ә менә Балтач районында ул дөрес корылган, — диде Шамил Госман улы мәдәният сарае залында үткән тантаналы җыелышта. Аннары Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мәснәви Әхмәтовка, тыл эшчәннәре Муллый Мәгъзүмов, Нәфисә Гафурова, Лотфулхак Сәитов, Яхия Якуповларга „1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Бөек Җиңүгә — 70 ел” дигән юбилей медальләре тапшырылды.

Залда утыручыларга „Список Киселёва” дигән документаль фильм күрсәтелде. Республика Гуманитар тикшеренүләр институтының бүлек җитәкчесе Руслан Карамышев сугыш елларында Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы халкының, шул исәптән, балтачлыларның, Бөек Җиңү хакына салган өлешен саннар телендә аңлатты һәм гадәти булмаган вакыйгаларны сурәтләгән фильмны карарга тәкъдим итте. Фильмнан соң залдагыларның фикерен тыңлады.

Сәхнәгә районыбыз данын район, республика, төбәкара һәм Бөтенрусия күләмендәге бәйгеләрдә яклап чыгыш ясаган яшь спортчылар һәм аларның тренерлары күтәрелде. Спортчыларга район Хакимиятенең истәлекле бүләкләре, ә тренерларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тучыбай урта мәктәбе укытучысы Җәлил Гафуров „Башкортстан Республикасында туризмны үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләнде.

Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов күптән түгел Новгород өлкәсенең Перевоз шәһәрендә республика данын яклаган яшь хоккейчыларыбызның юл чыгымнарына ярдәм күрсәткәне өчен Шамил Госман улына мәктәп дирекциясе, яшь спортчылар һәм аларның ата-аналары исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә мондый хезмәттәшлек дәвам итәр дигән ышаныч белдерде.

—Бүген зур чаралар, тантаналарның шаһитлары булдык. Урта мәктәпкә Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның исеме бирелде, җир йөзендәге тынычлык хакына үз-үзләрен аямый фронтта алышкан, тылда эшләгән ветераннарыбыз хөрмәтләнде. Ә инде безне иң сөендергәне —хөрмәтле депутатыбыз Шамил Госман улының бу чараларның үзәгендә булуы. Без, чын мәгънәсендә, депутатыбыздан уңдык. Рәхмәт аңа, — диде йомгаклау сүзендә Марсель Сәүбән улы.

Чара күп мәртәбәле конкурслар җиңүчесе Руслан Халиков башкарган „Поклонимся великим тем годам” дигән патриотик җыр белән югары нотада тәмамланды.
***
Истәлекле чаралар үткән көнне республиканың Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Госман улы Шәрипов районда алып барылган эшләр белән якыннан танышкач, хезмәттәшлекне дәвам итеп, алдагы айларда районга бер берәмлек янгын сүндерү машинасы бирергә вәгъдә итте. Юлчылар юл ремонты эшенә башлауга үзе җитәкләгән җәмгыятьнең куәтле техникасы килеп төпкелдәге авылга юллар эшендә катнашачагы һәм алдагы сезонга кадәр Иске Балтач беренче мәктәбенә заманча хоккей мәйданчыгы булдыруда ярдәм күрсәтәчәге хакында да әйтте!