„Мәктәп балалар өчен иҗат һәм шатлык урыны булсын!”

Тормышта кем генә булсак та, барыбызны да сентябрьнең беренче иртәсе һәм беренче укытучыларыбызның безне белем дөньясына җитәкләп алып кергән ышанычлы куллары берләштерә. Быел Белем бәйрәме 2нче сентябрьгә туры килде.

Реcпубликабызда 43000 укучыга бу көнне яңгыраган кыңгырау тавышлары яңа уку елына старт бирде. Шуларның 44 меңе — беренче сыйныф укучылары. Район мәктәпләрендә быел 2500 укучы, шул исәптән беренче сыйныфка баручы 204 малай һәм кыз, белем алачак. Шуларның 37се Иске Балтач авылының 1нче урта мәктәбенә укырга килде. 2нче сентябрь иртәсе нинди булып аларның исендә калыр?

Әлбәттә, әти-әниләренең һәм туганнарының дулкынлануы, мәктәп бусагасында ук каршы алып торучы беренче укытучыларының якты елмаюы, өлкән һәм җитди сүзле абый-апаларның котлаулары, үгет-нәсихәтләре, зур-зур гөлләмәләр авырлыгыннан куллар талуы һәм беренче кыңгырау чыңы белән бу матур көн беренче сыйныф укучыларының хәтерләрендә сакланыр. „Мәктәп балалар өчен иҗат һәм шатлык урыны булсын!” — диде котлау сүзендә мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәмәтов. 1нче мәктәпнең бу гади, әмма бик мөһим бурычка ирешү өчен көчле, иҗади эшләүче укытучылар коллективы бар. Монда уңышлы уку һәм укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Балаларны якты, җылы уку кабинетлары көтә. Алар заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган. „Мәктәптә һәр көнегезне файдалы үткәрергә тырышыгыз. Белемле кеше тормышта бервакытта да югалып калмый.

Укудан тыш, сәләтләрегезне ачу өчен бөтен мөмкинлекләр бар: сәнгать, спорт мәктәпләре, иҗат үзәге. Балаларга — сәламәтлек, укытучыларга — иҗади табышлар, ата-аналарга эшләрендә уңышлар телим!” — дип ихлас теләкләрен юллады район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов. Укучыларны Белем көне белән ата-аналар исеменнән — Раушания Галиуллина, укытучылар исеменнән 1 „а” сыйныфы укытучысы Эльмира Гарифуллина котлады. Укучылар исә бәйрәм уңаеннан хөрмәтләү сүзләрен һәм музыкаль котлауларын ветераннарга юллады. Беренче сыйныф укучылары сөйләгән шигырьләрне, аларның җырын, Розалина Зыятдинова һәм Илдар Тәкыйуллин яңгыраткан кыңгырау моңын, бәйрәмнең иң дулкынландыргыч минутлары: унберенче сыйныф укучыларының „беренчеләр”не җитәкләп уку бүлмәләренә озатуын халык алкышларга күмде. 2нче сентябрьнең чәчәкле иртәсе укучыларга һәм аларның мөгаллимнәренә белем үрләрен яуларга көч, ныкышмалылык, күңелләренә яктылык бүләк итсен!