Май аенда республика халкын озайлы ял көннәре көтә

7 Апрель, 2016 - 10:05.Яңалыклар

1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — ял көннәре. 2016 елда 1 май якшәмбегә туры килә. Шуңа бәйле 1 майдагы (якшәмбе) ял көне 2 майга (дүшәмбе) күчерелә. Шәмбе 2 гыйинвардагы ял көне сиишәмбе 3 майга күчерелә.

Башкортстан Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, биш көнлек эш атнасында 30 апрель, 1, 2, 3 һәм 7, 8, 9 май ял көннәре булып тора. Җомга 29 апрельдә һәм 6 майда эш сәгатьләре кыскартылмый.

Чыганак: БАШИНФОРМ.