КҮЗ КАРАШЛАРЫНДА — ЛАЧЫН ЗИРӘКЛЕГЕ

19 Ноябрь, 2013 - 08:11Рима ВӘЛИЕВАЯңалыклар

Ватан барыннан да газиз, дигән әйтем бар халыкта. Тарихка күз салу да җитә: үткән дәвердә илебез җирлегендә канкоешлы сугышлар, бәрелешләр саны бихисап. Туган җире өчен ир-егетләр җаннарын фида кылырга һәрчак әзер булган. Тик солдат батырлыгы, фидакарьлеге белән бөек җиңүләр яуланган. Элек-электән Ватанны саклау бурычы чын ир-егет иңенә төшүе һәммәбезгә мәгълүм.

Көзге чакыру чорында солдатлар санын балтачлылар тулыландыра башлады. 13 ноябрьдә районыбыздан 16 егетне хәрби хезмәткә озату тантанасы үтте. Таң атмас борын үткән чарага иртәгәсе солдатларның ата-аналары, туганнары, дуслары, якыннары җыелды. Билгеле ки, һәр ил сакчысы кемнеңдер газизе. Аңа җылы сүз, якты теләк җиткерергә омтылып озатыр өчен тантанага килгәннәр. Йокысыннан уянып бетмәгән кече туганнары, дөм йоклап та тормаган дуслары умарта күчендәге бал кортларыдай юлга чыгасы егет тирәсендә хәрәкәттә.

Өлкән яшьтәге апа белән аралашып алдык. Ул уртанчы оныгын армия сафларына озатырга килгән. Өч оныгы дөньяда иң кадерле кешеләре. Иртәгәсе көненең мәгънәсен дә аларда күрә зур әниләре. Өлкән оныгы югары уку йортында белем ала. Икенчеләре исә изге бурычны үтәргә әзер. Гаиләләрендә иң кече кызлары да горурлык белән абыйсын озатырга килгән. Әңгәмәдәшләрем барысы да бер теләктә: исән-имин хезмәт итеп туган җиренә әйләнеп кайтсыннар гына. Олысы-яше солдат каешын такканнар авырлыкны җиңәргә өйрәнә, сабырлык — сары алтын булуына төшенә, дигән уртак фикердә булды...

Төгәл боерыклар яңгырый. Иртәгәсе солдатлар тигезлекне саклап тезелеп бастылар. Тантанада район Хакимиятенең информация-аналитика бүлеге начальнигы Айдар Сираев тәүгеләр булып юлга чыгасы егетләрне һәрьяклап та беренчеләр исәбенә керергә чакырды. Бер елдан ныклы максатлы егетләр булып туган якка әйләнеп кайтуларын теләде. Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов тантаналы мизгел белән тәбрикләде. Егетләргә гомерләре буена сакларга тиешле документ — хәрби билетны тапшырды. Ата-аналарга, булачак солдатларга: „Улларыгыз исән-сау кайтыр. Барысы да имин булырына ышандырабыз. Борчылырга урын юк — бару белән аларга кием-салым бирелә, тиешле туклану оештырыла. Шартлар тудырылыр. Үз чиратыгызда солдат — ил сакчысы исеменә һәркайсыгыз лаек булыгыз”, — дип мөрәҗәгать итеп өметләрне акларга чакырды Ансар Фазылкарам улы.

Санаулы вакыт эчендә якыннары белән саубуллашкан егетләр призыв буенча начальникның өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева озатуында ике „Газель” микроавтобусында урын алды. Боерык яңгырау белән кичәге мәктәп укучылары, студентлар хәрби кеше үтәсе юлга чыкты.

Күз карашларында бөркет үткенлеге, лачын зирәклеге чалынып калган егетләр бүген үтә җитди күренсәләр дә чынында бик яшьләр әле. Шуңа да алар өчен якыннары һәрчак борчылып торуы табигый кебек. Сынауларда сынатмаслар дип ышаныйк. Тургайның тозагына лачын төшмәс, дигән халык әйтеме уйга килә. Иң мөһиме, яннарында яхшы күңелле иптәшләр туры килсен иде.

Гаделләр күбрәк булганда бар авырлыкны да җиңү ансатрак кебек. Озатканда зур әни, әниләр шундый теләкләрен дога кебек кат-кат кабатлады...

Бу һәркемгә мәгълүм

Ноябрьнең нәкъ уртасында Бөтенрусия призывник көне 1992 елдан башлап билгеләнә. 18 яшьтән 27 яшькә кадәр ир-егетләр хәрби хезмәткә чакырыла. РФ Кораллы Көчләренә елына ике тапкыр, ягъни язгы, көзге чакыру үтә. Егетләрнең хәрби хезмәте 2 ел дәвамында барса, 2008 елның 1 гыйнварыннан башлап ул 1 ел белән чикләнә. Мәскәү шәһәрендә елның-елында Бөтенрусия призывник көне киң билгеләнә.