КЫРЫК ЕЛГА ЯКЫН БЕР ОЕШМАДА

8 Июнь, 2013 - 08:20.Яңалыклар

Сайлаган һөнәренә һәм хезмәт юлын башлаган оешмасына гомер буена тугры калган кешеләрне сирәк очрыйсың.

Харис Сәитов(рәсемдә) нәкъ шундыйлардан. Юл төзү һәм ремонтлау идарәсендә эшли башлаганына озакламый кырык ел тула. 1975 елдан бирле ул биредә водитель хезмәтендә. Утыз сигез ел вакыт эчендә үзенә төрле маркадагы автомашиналарны хезмәтләндерергә туры килә. Оешмага кайтарылган куәтле КрАЗ-255нең беренчесен ул йөгәнли. Юл төзү-ремонтлау сезонында ташыган төзелеш материалларын бер урынга өйсәң, биек тау хасил булыр иде, мөгаен. Арытабан уналты ел дәвамында оешмада махсус автомашина хезмәтләндерә. Нефть базаларыннан ягулык-майлау материаллары ташый.

Әлеге вакытта водитель Харис Сәитовны асфальт капламлы юллар төзелгән һәм ремонтланган урыннарда күрергә мөмкин. Асфальтны тыгызлап тигезләгеч техника өчен ул су ташый. Автоцистерна руле артында да инде хезмәт юлының биш елын үткәргән.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Харис Сәитов Русия Федерациясе Икътисад үсеше министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.