КВН ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ӨЙРӘТӘ

“Балачакның хәвефсез юлы” КВН конкурсын РФ Эчке эшләр министрлыгының БР буенча ЮХХДИ идарәлеге БР Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештыра. Аның максаты — эшчәнлекнең агитация һәм уен формалары аша укучыларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә өндәү. Конкурсның төбәк бәйгесе агымдагы елның 12 февралендә Борай авылында булды. Анда 14 команда көч сынашты. Балтач районыннан икенче Иске Балтач урта мәктәбе укучыларыннан торган команда конкурста уңышлы чыгыш ясады — дүртенче урынга чыкты.

Бәйге турында тәэссоратлары белән команданы ярышка әзерләүчеләр — икенче Иске Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ ӘНВАРОВА һәм социаль педагог Гүзәл ВӘЛИЕВА уртаклаша :

Команда актив, сәхнәдә чыгыш ясап өйрәнгән, җыр-биюгә, тапкыр сүзгә оста үсмерләрдән тупланды. Укучылар үзләре исем сайлады: “Плюс на минус”. Беренче сәламләү конкурсы “Юлда хәйлә — авыр эш түгел” дип аталды. Эмиль Хиҗәпов — кагыйдәләрне бозучы, Илһам Шәймөхәмәтов юл-патруль хезмәткәре булып уйнады. Шулай ук шаян күренешләрдә Динара Мулланурова, Миләүшә Әхтәриева һәм Илнур Сафетдиновлар да үз рольләрен оста башкардылар. Икенче конкурс “Юлда арыганнар” дип аталды. Команданың капитаны Динара Мулланурова үзенең монологында юл кагыйдәләрен бозучыларны уйланырга чакырды, юлдагы һәр кешенең туган йортына әти-әнисе янына исән-сау кайтуын теләде.

“Водительләр булып тумыйлар, җәяү йөрүчеләргә әйләнәләр” дигән музыкаль конкурста безнең команда тамашачыларны суд залына чакырды һәм нинди очракларда юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозучылар җәяүлегә әйләнгәнен күрсәтте. Гадел судья (Илһам Шәймөхәмәтов) юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны төрле юллар белән төзәлергә мәҗбүр итте. Эмиль Хиҗәпов һәм Ирина Таһирова — очрашуга ашыгып, Эльмар Галләмов аллергия авыруы нәтиҗәсендә юл һәлакәтенә очраучылар, Ильвина Шакирова — “порше” автомобиле хуҗабикәсе, Миләүшә Әхтәриева юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар гаебе белән юл һәлакәтенә эләгүче рольләрен оста башкардылар. Штрафны физик күнегүләр белән алыштыру миниатюрасында Илнур Сафетдинов, Эльмар Галләмов, Аида Гыйләҗева, Ильвина Шакирова, Эльвина Сафина һәм Эмиль Хиҗәповларның биюләре бик отышлы күренеш булды. Марсель Гәрәев команданың чыгышларын музыкаль яктан бизәде, техник өзеклекләргә юл куймады. Укучыларга КВН конкурсы бик ошый, алар шаян күренешләрдә бик теләп катнашалар, үзләре дә уен-көлкегә әвәсләр. Борайда үткән төбәк ярышларыннан да без үзебезгә күп яңалыклар, кичерешләр алып кайттык.