КИБЕТЛӘР МОХИТЕ КИҢӘЯ

Илдә, республикада зур кибетләр челтәре киңәйгән саен киңәя бара. Заманча кибетләр, шартына китереп әйткәндә, супермаркетлар авыл төбәкләрендә дә барлыкка килә. Әле кайчан гына район үзәгендә “Магнит” челтәренең кибете ачылгач: “О-о,”—дип сокланган сатып алучы үзен шәһәр шартларындагыдай итеп тойган иде. Күп тә үтмәде, “Полушка”, “Монетка” челтәрләре кибетләре дә балтачлыларның сайлану мөмкинлеген арттырды.

Булсын ул супермаркетлар. Сәүдә мохитендә көндәшлек һәрвакыт булды һәм ул арытабан да булыр. Сатып алучы сайланып алырлык санда булсын ул супермаркетлар.

Гадәттәгечә, кеше хезмәтләндерү культурасы югары дәрәҗәдәге сәүдә нокталарына тартыла. Беренче чиратта ул, әлбәттә, теге яки бу кибеттәге бәяләрне чагыштыра. Балтачлылар өчен андый мөмкинлек тагын да артты. Үткән атнаның җомга көнендә район үзәгендә “Пятёрочка” челтәренең дискаунтеры ачылды.

“Пятёрочка” Русия күләмендәге кибетләр челтәре. Аның сәүдә нокталары Украинада да, Казахстанда да бар.

— Бүген Башкортстанда ике ноктада “Пятёрочка”ның сәүдә нокталары ачыла. Бер кибет Чакмагышта ишекләрен ачса, икенчесе сезнең район үзәгендә. Монысы республикада утыз бишенче “Пятёрочка”,—ди супервайзер Юлия Михайлова.

Кибет төрле төрдәге товарларга һәркөнне ташламалар билгели. Ә пенсионер таныклыгын күрсәткән узаманнарга һәркөнне 10-12 сәгатьләрдә ташламалар каралган. Ташламалар дискаунтерның төп шарты. Монда исәп-хисап ясаганда да бәяне сатып алучы файдасына түгәрәклиләр.

Гомумән, Иске Балтачта “Пятёрочка” дискаунтеры ачылу тантанасы зур бәйрәм төсе алды. Башкаладан килгән кунаклар: сүз остасы һәм җырчы Олег Максименко, Рөстәм Муллагалиев, шут Чулпан (аны шулай дип атыйлар) кибеткә килүчеләр өчен гаҗәеп тамаша бүләк итте. Төрле конкурслар да оештырып халыкның күңелен күтәрделәр. Биредә иң кыйммәтле товар сатып алучыга, шулай ук иң озын чек хуҗалары арасында конкурс оештырдылар. Супер призга ия булучы бу көнне “Пятёрочка”дан егерме җиде төрле товар сатып алган иде.