Хәрбинең данлы юлы

15 Февраль, 2014 - 08:36Рима ВӘЛИЕВАЯңалыклар

15нче февральдә Совет гаскәрләре Әфганстанны калдырып чыгуына 25 ел вакыт үтте. Чирек гасыр — кеше гомеренә тиң дәвер. Хәрбиләр намус белән бурычларын үтәве хакыйкать. Аны заманында „интернациональ бурыч” дип атадылар. Соңрак моны ил сәясәтләренең каршы торуы, дип билгеләп Әфганстан хөкүмәте Кораллы Көчләре һәм аларга каршы кораллы оппозиция сугышын журналистлар тикшереп, анализлап тапшырулар әзерләде, мәкаләләр дөнья күрде...

Үткәннәрдә урын алган бу көнгә багышланган чарада Балтач, Тәтешле, Мишкә, Аскын, Караидел районнары вәкилләре „Сагышлы Ана” мемориаль комплексына чәчәкләр гирляндасы салды.

Тантанага кайнар нокталарда сугыш чирканчыгы алган ветераннарга авыл биләмәләре хакимиятләре вәкилләре, 87нче һөнәрчелек училищесы һәм мәктәп укучылары хөрмәт күрсәтү йөзеннән килгән. Очрашуны ачып район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов чирек гасыр элек үткән чорны хәтердә яңартырга чакырды. Район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов ил тарихында урын алган вакыйгаларга тукталды. Кайнар нокталарда лаеклы хезмәт иткәннәрнең иңнәренә төшкән сынауларны телгә алып байкау ясады. „Балтач районыннан 68 кеше интернациональ бурычын үтәде. Батырлык күрсәткәннәре дәүләт наградаларына лаек. Кызганычка каршы, 6 якташыбыз яу яланында мәңгелеккә башын салды. 9 якташыбыз саулыкларын какшатканга соңрак вафат булды. Шулай ук яшь егетләр Чечняда хәрби бурычын лаеклы үтәде. Әфганстан, Чечня һәм башка кайнар нокталарда һәлак булган солдатлар истәлегенә „Сагышлы Ана” мемориаль комплексында һәйкәл куелачак”, — дип Рәфил Әмин улы батырларның якты истәлеге мәңге онытылмаячагын билгеләде. Яуда һәлак булганнарны залда җыелганнар минутлык тынлык белән искә алды.

Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигы Ансар Арсланов чыгышында Әфганстанны соңгы солдат калдырып чыгуына 25 ел вакыт үтүен телгә алды. „Ил армиясенең җиңүләре байтак. Һәр җиңү солдатның фидакяр хезмәте белән ирешелгән. Яуда ятып калган офицер, контракт буенча барган хәрбиләрнең тормыш иптәшләре тол калган. Бу вакыт эчендә инде балалары үсеп буй җиткергән. Ә өйләнеп өлгермәгән яшь егетләр язмышы уйландыра.

Алар гаилә тормышын күрмәгән, дөньяга килергә мөмкин газиз балаларын кочмаган. Ул хәрбиләрнең батырлыгын, дуслыгын оныту һич мөмкин түгел”, — дип Ансар Фазылкарам улы күңелләргә тынгы бирмәгән мәсьәләләргә тукталды, лаеклы солдатларга рәхмәт юллады. Әфганстан сугышы ветераннарының Балтач һәм Мишкә районнарындагы советлары рәисләре Рәфис Закиров һәм Венер Фәтхинуровларның чыгышлары кыю солдат хатирәләредәй, саннарга, мәгълүматларга бай булды. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әхнәф Мазһаров кайнар ноктада һәлак булганнарны искә алып, укучысы Дамис Әхмәтовка багышланган „Тактаташ” дигән шигырен укып ишеттерде.

Тантанада Русиянең Әфганстан ветераннары берлеге карары нигезендә булдырылган наградалар Рәфис Закиров, Айдар Бакиров, Фидус Әбделхәкимов, Фирдәт Сабиров, Ренат Шакировка тапшырылды. Әфганстан сугышында һәлак булган 4 якташыбызның якыннарына матди ярдәм күрсәтелде.

Концертта кайнар нокталарда катнашкан яугирләрнең чыгышлары тамашачылар күңеленә кыска юл тапты. Мишкә районыннан килгән Александр Дмитриев, аскынлы Җәүдәт Шәяхмәтов, ялангачлы Фидус Әбделхәкимовның моңлы җырларына һәркем ихлас алкышлады.

Тәтешле районы вәкиле Җәмил Исламов өздереп биюе ветераннарның рухи ныклылыгына бер ишарә. Район һәвәскәрләре Руслан Халиков, Резида Әхмәтова, Фигать Галин һәм башкаларның җырлары, коллектив биюләр залдагыларны әсир итте. Иске Балтач авылыннан „Иман юлы” мөнәҗәтчеләр төркеменең чыгышы яуда ятып калган яугирләрнең рухына дога булып ирешер кебек тоелды...

Оештырылган спорт ярышларында кичәге солдатларның берсе дә сынатмады. Кул көрәштерү, аркан тарту, автоматны сүтеп җыю, тупны тапкыр бәрү, ату буенча үткәрелгән ярышлар бик киеренке барды. Нәтиҗәдә командалар арасында Мишкә, Аскын, Балтач районы вәкилләренә тиңдәш табылмады.

Алдынгылар бүләкләргә ия булды. Ветераннар форсаттан файдаланып, аралашып алды, хатирәләрен яңартты...
Вакыт алга барган саен — үткәннәргә төрле бәһа, төрле караш. Ә боерык буенча кайнар нокталарга эләккән солдат үзен аямый, тиңдәшсез батырлык өлгеләре күрсәтте. Иллә-мәгәр билгеле: алар Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган Совет хәрбисе исеменә тап төшермәде. Һәммәсенең яудан чыгып, көчле рухлы булып калуын, иртәгәсе көнгә өмет белән багуын югары казанышка тиңләсәм һич арттыру булмастыр, мөгаен.