ХӘРБИ-КЫР ҖЫЕННАРЫНДА

Традиция буенча үткәрелгән хәрби-кыр җыеннары „Алтын башак” ял һәм савыктыру лагере базасында 18нче майдан алып 21нче майга кадәр барды. Яшүсмерләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне, солдат тормышы белән якыннан таныштыруны максат итеп куйган җыеннарда биш дистә егет катнашты.

Районның 10нчы сыйныф укучылары һәм 87нче һөнәрчелек училище базасында оештырылган Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары белән тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресе һәм физик культура укытучылары шөгыльләнде. Укучылар санаулы көннәр эчендә солдат тормышының бик күп нечкәлекләренә төшенде, хәрбиләр тормышының үз кануннары барлыгына инанды. Эчке һәм каравыл хезмәтен үтү, бер сафта атлау, медицина ярдәме күрсәтү кебек биремнәр үтәде. Мәктәп укучылары арасында автоматны вакытка сүтеп коруда Штәнде урта мәктәбеннән Тимур Сафинга тиңләшүче булмады. Ул 23 секунд эчендә биремне үтәде. Пневматик винтовкадан атышуда Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Илнар Сәргалиев җиңүче булды. Гранатаны ераклыкка ыргытуда Айдар Усмановка тиңнәр табылмады. Йөз метр ераклыкка йөгерүдә Иске Уразайдан Ринат Шакиров үзен иң җитезе итеп танытты, ә 1000 метр ераклыкка йөгерүдә Тучыбайдан Илнур Гафуровка җитүче булмады. Турникта күтәрелүдә Түбән Иванай мәктәбеннән Арсений Акузин җиңүче булды.

Колледж студентлары арасында автоматны 31 секунд эчендә сүтеп корган Илназ Арсланов җиңүче дип танылды. Пневматик винтовкадан атышуда Руслан Нәбиуллин иң төз атучы буларак билгеләнде. 100 метр ераклыкка — Данир Мәрданов, ә 1000 метр аралыкка йөгерүдә Илназ Мифтаховлар иң җитезләре булып чыкты. Турникта күтәрелүдә Арсений Салимьяновка, ә граната ыргытуда Ленар Ахунов, Инзир Гарифуллиннарга тиңнәр табылмады.

Быелгы ел хәрби-кыр җыеннары барышында егетләр Чишмә районындагы 67719 хәрби частьта булырга да өлгергәннәр. Алкинода алар хәрби тормышны якыннан күреп, Калашников автоматын сүтеп коруда ярышканнар. Физик яктан да үзләрен әзерлекле итеп күрсәткәннәр. Хәрби-кыр җыеннарын ябу тантанасында катнашкан район мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова укучыларның җыеннарга җитди караганнарын аерым билгеләде.