ИЗГЕ НИЯТТӘ ЮЛГА ЧЫККАНДА

15 май көнне егетләрне хәрби хезмәткә озату тантанасы үтте. Армия сафларына юлланасы егетләр белән бергә бу чарага ата-аналары, дуслары, туганнары җыелды.

Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов рәсми тантананы ачты. Ансар Фазылкарам улы хәрби хезмәткә язгы чакыру кампаниясе барышы һәм булачак солдатларны алда көткән яңалыклар белән таныштырды. Җитәкче изге бурыч үтәргә юлланучыларга ир-егет гомерендә бер тапкыр бирелә торган документ — хәрби билет тапшырды. Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов тантаналы мизгел белән тәбрикләп, һәммәсенә ышанычны акларга, уңышлы хезмәт итеп кайтырга теләде.

Хәрбиләр төгәллек һәм җитдилекне өстен күрә, шуңадыр бәлки, бу чарада чыгыш ясаучылар сүзне кыска тотты. Үз фикерен әйтеп калырга омтылган якыннары иртәгәсе солдатларга үз теләкләрен җиткерде. Монда дустын озатырга килгән хәрби хезмәтен төгәлләп кайткан Айрат Саяфетдиновны очратып, аның белән әңгәмәләшеп алдым. „Хезмәттә төрлечә була. Ярыйсы чаклар да, авыррак вакыт та булырга мөмкин ул. Тик иллә-мәгәр армиядә хезмәт итүемә һич үкенмим дип бүген төгәл әйтә алам”, — дип җаваплады танышым...

Озатучылар егетләргә ихлас мөнәсәбәтләрен җиткереп, тик уңышлар теләп калганда сызылып таң да атты. Ә таң, электән белүебезчә, изге эш, яңару билгесе ул. Бу һәммәбезгә мәгълүм хакыйкать. Шуңа изге нияттә юлга чыккан яшь ил сакчыларының киләчәге якты һәм өметле булыр дип юравыбыз урынлыдыр.