„ҖИР ЙӨЗЕНЕҢ КОЯШЛЫ ЯГЫНДА ЯШӘРГӘ” ӨЙРӘТҮЧЕЛӘР


Иң яхшы укытучылар бәйрәмдә дәүләт бүләкләре — грантларга ия булды

Халыкара Укытучылар көне алдыннан Уфада үткән тантаналы җыелышта грантларга ия булган район педагоглары: Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучылары Гөлчирә Мөкыймова һәм Әлфизә Вилдановаларны, 2нче урта мәктәбе укытучысы Регина Зекринаны өч уртак сыйфат берләштерә — һәрбер ситуациягә карата анык үз фикерләрен белдерү, активлык, балалар белән демократик стильдә аралашу.

„Гөлчирә Хөрмәт кызы һәм Әлфизә Нил кызының педагогик стажлары дистә еллар белән исәпләнсә, Регина Тәлгать кызы әлеге вакытта һөнәри юлының башында гына тора. Дәүләт бүләгенә ул яшь укытучы буларак лаек булды”, — ди район мәгариф бүлегенең методик кабинеты мөдире Гөлшат Хәбибуллина. Шунысын да игътибар үзәгенә алу мөһимдер: грантка ия укытучылар өчесе дә тел белгечләре. Гөлчирә Мөкыймова — районда әйдәүче башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы. 30 елдан артык эшчәнлек дәверендә ул мәктәп директоры, Башкортстан мәдәнияте дәресләре укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе кебек җаваплы вазифалар били, бихисап җәмәгать чараларының башында тора, үзе һәм укучылары республика конкурсларында район данын яклап, лауреат исемнәрен яулый. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфизә Вилданова утыз елга якын гомерен район мәгарифенә багышлаган шәхес. Үз фәненең чын патриоты ул. Районда үткәрелгән инша конкурслары, олимпиада, имтиханнарны оештыруда, укучыларның эшләрен тикшерүдә аның өлеше зур. Әлфизә Нил кызы сыйныф җитәкчесе буларак та берничә агым чыгарылыш укучыларының якын кешесенә, киңәшчесенә әверелгән укытучы. Регина Тәлгать кызы исә туган мәктәбендә инглиз телен укыта башлаган көненнән алып үзен тынгысыз педагог, оештыручы, эзләнүчән, иҗади укытучы итеп танытты.

„РФ, БРның иң яхшы укытучылары”, „Яшь укытучы” конкурсларын үткәрү, җиңүчеләрне билгеләп, грантлар тапшыру — җәмгыятебездә укытучы һөнәренең абруен күтәрү буенча дәүләт дәрәҗәсендә күрелгән чаралар. „Җир йөзенең кояшлы ягында яшәргә өйрәтүчеләр” дип билгеләде педагог һөнәренең асылын бөек Мостай Кәрим. Бүләкләргә лаек укытучыларыбыз бала күңелләренә көн саен өләшкән позитив энергияләре, югары рухлары, бай тәҗрибәләре, тирән белемнәре белән ихтирам яулаган кешеләр.

Рәсемдә: Грантларга лаек укытучылар (сулдан уңга): Регина Зекрина, Гөлчирә Мөкыймова, Әлфизә Вилданова.