ҖӘМГЫЯТЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТЕРГӘ ӘЗЕР


Моның өчен ике арада килешү төзү генә кирәк


Көнкүреш калдыклары адым саен диярлек очравы соңгы елларда бер бәлагә әверелде. Сер түгел, халыкның күпчелегендә автомототранспорт бар. Урман һәм башка урыннарга барырга йомыш төште исә, ихатада җыелган чүп-чарны төйиләр дә юл уңаеннан барганда кеше күзенә артык күренми торган җиргә бушатып китәләр. Калдыкларын көнкүреш калдыларын туплау полигонына илтеп бушаткан йорт хуҗалары да бар. Андыйларга афәриннән башка сүз юк. Ә ул полигонга игътибар иткәнегез бармы? Һәркем үз транспорты белән анда керә дә калдыкларын теләсә ничек бушатып китә...

— Көнкүреш калдыкларын урнаштыру һәм бу өлкәдә эшне җайга салу максатында башка районнар тәҗрибәсен өйрәндек. Мәсәлән, Бөре шәһәрендә йорт хуҗасы көнкүреш калдыкларын капчыкка төйи дә урамга чыгарып куя. Ул калдыкларны билгеләнгән көнне торак- коммуналь хуҗалыгының махсус автомашинасына төяп алып китәләр. Күрше Тәтешле, Аскын районнарында да бу эш практикалана. Моны безнең район үзәгендә дә эшләп була бит, дигән карарга килдек. Бу мәсьәләне авыл биләмәсе советы утырышында карадык. “Коммуналь хуҗалык” чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыяте дирекциясе белән сөйләшкәч, алар мондый хезмәтне күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр. Күп тә үтмәде, “Коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте бу хакта район гәзитендә белдерү бастырып чыгарды,— ди Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗанов, бу эшне оештырырга кирәклегенә басым ясап.

“Коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте район үзәгендәге шәхси йортлардан каты көнкүреш калдыкларын кабул итүне оештыруы турында гәзитебезнең 14 июнь көнендә дөнья күргән 69нчы санында игълан иткән. Сүз дә юк, бу бик изге гамәл. Бу максат тормышка ашкан очракта калдыклар бары тик үз урынында булыр иде.

Белдерү басылып чыкканнан соң егерме көн чамасы вакыт үткәч эшнең ничегрәк башлангыч алуы турында кызыксынсам, ни гаҗәп, көнкүреш калдыкларын “Коммуналь хуҗалык” махсус транспорты ярдәмендә полигонга илтергә теләк белдерүче табылмаган дип әйтерлек.

Ә “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте хезмәт күрсәтергә әзер.
—Хезмәт күрсәтелә башлагач җәмгыять автотранспорты атнаның һәр көнендә билгеләнгән урамнардан капчыкларга төяп йорт алларына чыгарып куелган калдыкларны җыеп алачак. Моның өчен без район үзәген биш зонага бүлдек. Мәсәлән, автотранспорт биш урамнан дүшәмбе көнне үтсә, сишәмбе көнне чираттагы биш-алты урамнан калдыкларны кабул итә һәм хезмәт күрсәтү һәр атнаның җомга көненә кадәр дәвам итәчәк,—ди җәмгыять директоры Фәдис Ибраһимов, хезмәт күрсәтү планнары белән уртаклашып.

Тик моның өчен бу эшкә кушылырга теләгән һәр йорт “Коммуналь хуҗалыгы” дирекциясе белән килешү төзергә тиеш. Килешү төзү өчен йорт хуҗасы үзенең паспортын, авыл Хакимиятеннән алынган гаилә хәле турында белешмәсен һәм ИНН таныклыгын алып килүе таләп ителә. Янә бер шарт, бары тик көнкүреш калдыкларын гына кабул итәчәкләр. Әгәр йорт хуҗасы күләме зур булган калдыкларын (агач калдыклары, йорт җиһазлары кебек әйберләр) җәмгыять транспорты ярдәмендә полигонга илтергә тели икән, моның өчен өстәмә түләргә туры килә.

Көнкүреш калдыкларын килешү нигезендә йорттан килеп алган өчен җәмгыятькә аена бер тапкыр, өйдә яшәүче бер кеше исәбенә, 38 сум күләмендә акча түләргә туры килә. Бу күктән төшкән сумма түгел. Тариф комиссиясе билгеләгән бәя. Ул бер кеше исәбенә калдыклар җитештерү нормаларыннан чыгып исәпләнгән. Гаиләдә дүрт кеше яши икән, өеңнән көнкүреш калдыкларын килеп алганнары өчен 152 сум акча түләргә туры киләчәк дигән сүз. Ә мин калдыкларны полигонга үзем илтеп түгәм дип әйтүчеләр дә булыр. Рәхим итсеннәр! Ләкин калдыкларны бит, күп дигәндә, аена бер тапкыр полигонга илтеп түгәбез. Анда барган саен автомашинага, кимендә, биш литр бензин салырга туры килә. Ә бу үзе 150 сум. Эш анда гына да түгел. Калдыкларыңны полигонга үз транспортың белән илтеп урнаштырырга теләгән очракта урнаштырыласы калдыкларның һәр кубометры өчен 88 сум исәбеннән “Коммуналь хуҗалык” дирекциясенә акча түләргә туры килә. Кулыңда квитанция булырга тиеш. Шунсыз үзеңне полигонга кертмәячәкләр. Бу таләпләр күләмле калдыкларны үз транспортың белән полигонга илтеп урнаштыру очрагына да кагыла. Шулай булгач калдыкларны полигонга үз транспортың белән илтүгә караганда ”Коммуналь хуҗалык” хезмәтеннән файдалану отышлырак килеп чыга. Көнкүреш калдыклары махсус техника ярдәмендә генә илтеп урнаштырылса, полигонда да тәртип булыр иде.

“Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте дирекциясенең судан файдаланучыларга да әйтер сүзләре бар. Район үзәгендә су челтәренә тоташтырылган барлык йортларның 300е генә хезмәттән файдаланган өчен тиешле тәртиптә акча түләп бара. Ә кулланучыларның сиксән проценты судан файдаланган өчен вакытында түләми. Хәтта елына бер тапкыр гына акча түләгән кулланучылар да бар икән. Исәпләгеч күрсәткечен исәпкә алмый акча түләүчеләр дә очрый. Исәпләгечкә кадәр торба тоташтырып суны урлап кулланучыларны да ачыклаганнар.Су — табигать байлыгы, аны бушлай файдалану фарыз, дип уйлыйлардыр, күрәсең. Аңа калса, газ да табигать байлыгы. Аннан файдаланган өчен акчаны ай саен түлибез бит. Чөнки өйне челтәрдән өзүләреннән куркабыз.

—Әлегә кадәр судан файдалану тәртибен бозучыларны челтәрдән өзү хәстәрен күрмәдек. Киләчәктә мондый адымга барырга туры киләчәк. Шунсыз бу өлкәне тәртипкә салып булмый дип уйлыйм,—ди җәмгыять директоры Фәдис Ибраһимов.

Шунсыз булмый, чөнки зыянга эшләгән предприятие үсешкә йөз тота алмый. Җир астыннан чыккан суны кулланучыга җиткерү өчен дә чыгымнар салына бит. Соңгы елларда гына яңа скважиналар казылды, насос станциясе урнаштырылды. Ул станция электр энергиясен күпләп файдалана торган двигательләр белән җиһазландырылган. Шулау ук суны зарарсызландыру өчен чыгымнар тотыныла. Боларның барысы өчен дә персонал тотарга кирәк.
Суүткәргечләрнең искергән өлешендә әледән-әле ремонт эшләре дә башкарырга туры килә. Болар бары да акчага бәйле. Былтыр һәм быел 22әр километр озынлыкта суүткәргечләр салынды. Күренүенчә, халыкны су белән тәэмин итү өлкәсендә уңай эшләр башкарыла һәм район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов бу тармакны игътибар үзәгендә тота. Ләкин кулланучылар бу хәстәрлеккә гел генә рәхмәт йөзеннән карый дип әйтеп булмый. Файдаланган су өчен вакытында исәп-хисап ясамаучылар күп. Вакытында түләмәүләр нәтиҗәсендә генә җәмгыятьнең су хуҗалыгы тармагы агымдагы елның беренче кварталында үзенең эшчәнлегеннән 204 мең сум күләмендә зыян күргән. Ә 2012-2013 елларда мондый зыян күләме миллион сумнан арткан.

Судан файдаланган өчен 1нче июльгә кадәр акча түләмәгән кулланучыларга яңа бәя буенча исәп-хисап ясарга туры килә. Бер кубометр су өчен 28 сум 90 тиен түлиячәкбез.Беренче карашка бәя күтәрелгән сыман. Ә моннан дүрт ел элекке бәяләрне хәтеребезгә төшерик. 2010 елда да бер кубометр су файдаланган өчен 28 сум 90 тиен түли идек. Аннан соң төрле сәбәпләр белән судан файдаланган өчен бәяләр төшерелгән иде. Димәк, судан файдалану хаклары өлкәсендә әле 2010 ел дәрәҗәсенә генә җиткәнбез. Күрше районнарда кулланучыларга җиткерелгән бер кубометр суның бәясе инде күптән утыз сум һәм аннан да югарырак дәрәҗәдә икән.

Судан файдаланган өчен вакытында түләмәүчеләрне, суны урлап файдаланучыларны ачыклау дәвам итәчәк. Бу көннәрдә җәмгыять хезмәткәрләре йортларга чыгып рейдлар үткәрә. Хезмәткәрләр билгеләвенчә, төрле холыклы кулланучылар очрый. Намуслы кулланучылар бер каршылыксыз хезмәткәрләргә су исәпләгеч приборын һәм суүткәргеч торышын хезмәткәрләребезгә күрсәтә. Тикшерүчеләрне дорфаланып каршы алучылар, капкасыннан ихатасына кертмәгән кулланучылар да очрый.

Тагын бер мәсьәләгә тукталу урынлы. Эретеп ябыштыру эше үземнең дә кулдан килә дип, трассага рөхсәтсез тоташу фактлары да бар. Ә суүткәргеч яшәеш тәэмин итү объекты ләбаса. Аның белән эш итәргә бары тик җаваплы предприятиенең генә хокукы бар. Чөнки өйләрдәге краннардан аккан суның чисталыгы өчен дә ул җавап бирә. Суның даими рәвештә анализын алып торалар. Кирәк икән химик юл белән, йә булмаса инфракызыл нурланыш ярдәмендә суны зарарсызландыралар. Ә теләсә кем ничек теләсә шулай торбаны тишеп өен трассага тоташтыра башласа, торба эченә зарарлы микрофлора үтеп керү ихтималы барлыкка килә дигән сүз. Димәк, үзең турында гына түгел, күршең турында да уйлау кирәк.