Гарәп илләреннән килгән туристларның маршрутында Башкортстан булачак — Владимир Мединский

29 Март, 2016 - 09:07.Яңалыклар

Гарәп илләреннән килгән туристларның маршрутына Башкортстанның да өстәлүе ихтимал. Бу хакта шушы көннәрдә журналистлар белән очрашуда Русиянең Мәдәният министры Владимир Мединский хәбәр итте. Ул Кувейтка барган уңайдан Дубайға килгән, анда дүшәмбе, 28 мартта Visit Russia икенче милли туристик офисы ачылды. Тәүгесе Дубайда 2015 елның азагында барлыкка килде, дип яза РИА Новости.

Министр сүзләренчә, Русия гарәп илләреннән, шул исәптән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм Кувейттан илнең мөселман халкы яшәгән төбәкләренә туристлар җәлеп итәргә тырыша.
«Без үзебезнең мөселман төбәкләре һәм гарәп илләре белән тыгыз туристик бәйләнешләр урнаштырырга тырышабыз», — дип билгеләде Владимир Мединский.

Гарәп илләре туристлары Татарстанга килә башлады да инде, диде ведомство башлыгы. Аларның маршрутларына Башкортстанның да өстәлүе ихтимал.

Русия һәм Фарсы култыгы төбәкләре арасында маршрутларны җайга салу икътисади мәсьәләләрне хәл итәргә, илләр арасында үзара аңлашуга өлгәшүгә булышлык итә, дип өстәде министр.

Чыганак: БАШИНФОРМ.