ЭЛЕКТР ПРИБОРЛАРЫГЫЗ ТӨЗЕК БУЛСЫН!

Электр үткәргечләрнең төзек булмавы нәтиҗәсендә ни өчен янгын чыга? Чөнки үткәргеч буйлап ток үткәндә һәрвакыт җылы бүленә. Әмма нормаль шартларда үткәргеч җылынырга өлгергәнче ул җылы әйләнә-тирә мохиткә тизрәк тарала. Һәр электр нагрузкасына тиешле киселештәге үткәргеч сайлана. Әгәр дә үткәргечнең киселеше исәп буенча тиеш булганнан аз икән, җылы шул тикле күп бүленәчәк, ул таралып өлгермәячәк һәм үткәргеч җылыначак. Мисал өчен, бер үк розеткага берничә көнкүреш приборрын берьюлы кабызсаң, шундый хәл килеп чыгарга мөмкин. Өстәмә нагрузка нәтиҗәсендә үткәргечләр җылына, ә изоляциягә кабынып китәргә дә күп кирәкми.

Нәрсә соң ул электр приборларын дөрес файдаланмау? Югарыда без бер очракны — бер розеткага берьюлы берничә электр приборын ялгауның нәтиҗәләрен карап үттек. Шулай ук электр белән җылыту приборлары һәм янучан материаллар арасындагы араны үтәмәү очраклары да сирәк түгел. Мәсәлән, приборның җылыту элементы кер киптерү өчен кулланыла, кабызылган үтек, электр чәйнеге, җылыткыч прибор караучысыз калдырыла. Мондый очракларда янучан матдәләрнең үзеннән-үзе кабынып китү температурасына кадәр җылынуы мөмкин.

Шушы сәбәпләр белән район җирлегендә дә еш кына янгын очраклары чыгып тора. 2016 елның узган чорында районда өч янгын һәм бер ут кабыну очрагы теркәлде. Электр челтәренең төзек булмавы 5 гыйнвар көнне Штәнде авылында яшәгән гражданин К.ның торак йортын, электр приборын файдалану кагыйдәләрен бозу 21 гыйнвар көнне Мата авылында гомер иткән гражданин З.ның торак йортын юкка чыгарды. Бу янгыннардан күрелгән зыянның якынча суммасы 600 мең сумнан артык.