Дусларыбыз түгәрәк өстәл артында

26 Январь, 2016 - 16:23.Яңалыклар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында „Җиңү юлларыннан” дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек. Ел дәвамында редакция почтасына дистәләрчә мәкалә килде. Халык конкурска актив кушылды. Әтиләре, зур әтиләренең батырлыкларына соклану белән сугарылган тирән эчтәлекле мәкаләләре белән сөендерде укучыларбыз. Сугыш елларында хатын-кызлар батырлыгы, балачакның авыр еллары турында да язмалар байтак иде.

Түбән Сикияз авылыннан Роза Мифтахова һәм Иске Балтачтан Флидә Галиева-Аскароваларның мәкаләләре тирән эчтәлекләре белән аерылып торды. Нәтиҗәдә, алар бәйгедә беренче урынга лаек булдылар. Икенче урынны Түбән Карыштан Ринат Сәитов һәм Яңа Ямурзадан Хәнәфи Вәлиевлар бүлеште. Өченче урынга Иске Янбайдан Рәлиф Шакирҗанов һәм Югары Карыштан Винарис Хаҗимуллиннар ия булды.

Ел дәвамында гәзитебез битләрендә дөнья күргән иң яхшы иҗади хезмәтләре өчен актив авторларыбыз Айдар ГЫЙЛЬМУЛЛИН, Миләүшә КАСЫЙМОВА “Балтач таңнары” гәзитенең 2015 елгы лауреатлары дип билгеләнде.

Шулай ук өлкән яшьтәге гәзит укучыбыз, авторыбыз Рәфис НУРИЕВ районыбыз оешуга 85 ел тулу уңаеннан игълан ителгән тарихи фотосурәтләр конкурсына тәкъдим иткән, 60 елга якын шәхси архивында саклаган истәлекле фотосурәтләре өчен редкциянең махсус бүләгенә лаек булды.

Бүләкләнүчеләр бүген редакциягә түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә җыелды. Баш мөхәррир Рөстәм Вәлиев һәркайсын ихлас тәбрикләп җылы теләкләрен җиткерде, басмабызның Мактау кәгазьләре белән ел дәвамында гәзит битләрендә бушлай котлау яки белдерү бастыру хокукы биргән Сертификатлар тапшырды. Алдагы елларда да гәзит белән бәйләнешне өзмәскә чакырды. Авторларыбыз үзләренең теләкләрен җиткереп, киләчәктә дә басмабызның тугры дуслары булырга сүз биреп таралышты.