ЧЫЛТЫРАП АКСЫН „АЙРАТ ЧИШМӘСЕ”

Бу дөньяда һәммәбез кунак кына. Кем иртәрәк, кем соңрак фани дөнья белән хушлаша. Сүз юк, олыгаеп ахирәткә күчү ул табигый халәт буларак кабул ителә. Ә менә яшьли, фаҗигале рәвештә якты дөньядан китү аеруча үкенечле, кызганыч.

Дөнья булгач төрле хәлләр була. Үлем алдында кешелек көчсез булып кала. Халык, якын кешеләрең хәтерендә исемең яши икән, димәк, тормышың заяга узмаган. Нөркә авылында Гөлназ Шайбәкованың фаҗигале рәвештә мәрхүм булган тормыш иптәше Айратның якты истәлегенә, багышлап чишмә ачуы аңа карата ихтирам хисләрен чагылдырды.

Әлегә кадәр хатын-кызларның мәрхүм булган тормыш иптәшләренә багышлап чишмә ачканнарын күргәнем һәм ишеткәнем юк иде. Чишмәгә тормыш иптәшеңнең исемен бирергә базнат иткәнсең икән, димәк, ул яхшы кеше булгандыр дигән фикергә киләсең. Бу хакта чишмәне төзекләндергән Гөлназ Кадим кызына сорау бирми булдыра алмадым.

—Айрат игелекле, ярдәмчел кеше булды. Бар авыл халкы аны хөрмәт итте. Кечелекле иде... Бала чакта җиләккә йөргәндә шушы чишмәнең суын эчәргә туктала идек. Вакыт үтү белән аның күзәнәкләре тыгылып ул акмый башлаган иде. Шушы урынны казып, торбалар төшереп, чишмә тирәсен матурлап, иптәшемнең исемен бирдек. Беркем дә чишмәгә аның исемен бирүгә ризасызлыгын белдермәс дип уйлыйм,— диде ул.

Чарада Гөлназ Шайбәкованың туганнарының бердәмлеге, дус булулары игътибарымны җәлеп итте. Еракта яшәүләренә карамастан, шушы чарага күмәкләшеп кайтканнар һәм туганнарының ниятен хуплап каршы алганнар, ярдәм күрсәткәннәр. Гөлназның апасы Лира Ибраһим—Вәлиди авылдашлары алдында ясаган чыгышында сеңелесенең Рамазан аенда кылган савабы үзенә яхшылыклар булып кайтсын дигән теләкләрен юллады.
—Рамазан аенда рәхимле эшкә җыелдык, чишмә ачу — мәчет ачу кебек изге гамәлгә тиң. Гөлназ бу эшләрне изге нияттән кылды. Чишмә —Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте. Саваплы эш башкаргач яңгырлар явыр, икмәк үсәр, — дигән матур теләкләрен җиткерде ул.

Нөркә авыл советы Авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигъмәтуллин Ураза көннәрендә шундый изге эш башкарган Гөлназга һәм аның туганнарына рәхмәтен белдерде.

— Бездә чишмәләрне төзекләндерүгә игътибар зур. Имәндә —бер, Усман авылында ике чишмә төзекләндерелде, Нөркәдә „Улаклы” чишмәсенең шифалы суын эчеп халык сөенә, —диде ул.
Хәзрәт Йосып Исмаев чишмә ачу уңаеннан азан әйтте, Коръән укыды һәм озак еллар чылтырап агуын теләде. Авыл халкын мәчеткә йөрергә өндәде. Ураза ае тәмамлангач шушы чишмәнең суын мәчеткә алып барып, мөселман кардәшләргә авыз итәргә кирәклеген әйтте.

Җир куеныннан чыккан саф чишмә суының шифасы хакында һәркем белә. Гөлназ Шәйбакованың изге нияттән кылган гамәле үзенә, балалары Гөлшат, Марсель һәм Ләләгә, әти-әнисенә, туганнарына савап булып кайтсын. Авыл башында чылтырап аккан „Айрат чишмәсе”нең суын нөркәлеләр генә түгел, авылга килгән һәр юлчы эчеп, сусавын бассын, тәненә сихәт, җанына тынычлык алсын.