ЧЕЛЛӘНЕҢ БЕРЕНЧЕ КӨННӘРЕНДӘ

Табигатьтә конвекция дигән төшенчә бар. Эссе торган көннәрдә чамадан тыш җылынган һава хәрәкәте нәтиҗәсендә, атмосфераның урта катламына күтәрелгәч җылы һаваның суынуыннан яшеньле яңгыр болытлары барлыкка килүе билгеле.

26 июнь көнне безнең төбәктә болытлыр барлыкка килүе көннең икенче яртысында башланды. Аның кульминациясе 15-16 сәгатьләр тирәсенә туры килде. Төньяк-көнчыгышта кара болыт куерганнан куерды. Давыл купты. Яшен яшьнәде, күк күкрәде, боз, яңгыр яуды.

Берничә минут эчендә көчле җил белән озатылган явым-төшем халык хуҗалыгы тармагы эшчәннәренә мәшәкатьләр тудырырга өлгерде. Иске Яхшый авылында буш торган йортның мунчасын яшен атты. Янгын чыкты. Күрше йортларда яшүчеләрнең уяу булуы һәм янгын сүндерүчеләрнең оперативлыгы ялкынга якын тирәдәге йортларга зыян китерергә ирек бирмәде.

Авылларда көчле җил белән озатылып боз явуыннан өйләрдә тәрәзәләр ватылуы турында да хәбәрләр булды.

Көчле җил электр энергиясе, элемтә, газ хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә дә мәшәкатьләр тудырды. Район үзәгенең Комсомол урамында җи юкә агач аударуыннан электр чыбыклары өзелде, элемтә линиясенә һәм газүткәргечә зыян килде.

Газүткәргеч торба саклап калуыннан гына, бу хәл булган урындагы йорт хуҗасының автомашинасына зыян килмәгән.

“Газсервис” җәмгыяте хезмәткәрләренә каза нәтиҗәләрен берничә сәгать дәвамында хәл итәргә туры килде.

Авылларда өй, каралты-куралар түбәләренең зыян күрүе турында хәбәрләр күп. Каза булганның икенче көненә үк зыян күрүчеләр “Росгосстрах—Аккорд” җәмгыятенә агылды. Иң зур күләмдә зыянны район үзәгенең Көнбатыш микрорайонында Илдар Гәрәев йорты күргәндер, мөгаен. Өермәле җил төзелеп бетмәгән өйнең түбәсен өске ягыннан өч кат бурасы белән бергә күтәреп туздырган. Җилдә шулкадәр көч. Өйнең хәтта матчаларын сындырган.

—Йөз мең сумга профильле җәймә сатып алып түбә япкан идек, никадәр зыян килде. Хәзер барысын да яңадан корырга кирәк. Сынган, бөгәрләнгән төзелеш материаллары файдаланугага яраксыз,—дип борчыла зыян күрүче.

Зыян күрүчегә нишләргә? Мондый чакта кем ярдәм итәргә тиеш? Төзелеп бетмәгән корылманы иминият компанияләре страховкаламый... Зыянны кемнән юлларга? Давыл булачагын алдан кисәтмәгән синоптикларданмы?...