БУРЫЧЛАРЫН НАМУСЛЫ ҮТӘГӘН ӨЧЕН

13 Ноябрь, 2012 - 09:51.Яңалыклар

Бәйрәм бүләксез булмый. РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды.

Эчке хезмәт подполковнигы Вадим Галләмов, полиция подполковнигы Радик Шәрифгалиев, полиция майоры Рамил Зарафетдинов — Русия Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә, юстиция майорлары Эльмир Ахунов һәм Илдар Гаскәров — II дәрәҗә, полициянең өлкән лейтенанты Динар Хиҗәпов, полиция лейтенантлары Венер Шәвәлиев, Илнур Фазылбәков, Павел Крапивин, полиция өлкән сержанты Айрат Кашанов III дәрәҗә “Аеруча яхшы хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнделәр. Отставкадагы милиция майоры Фәнгать Хаҗимуллинга “Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының почетлы ветераны” дигән мактаулы исем бирелде. Хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне өчен полиция подполковнигы Ирек Гыйзәтов — “Русия Эчке эшләр министрлыгының икътисади хәвефсезлек подразделениеләренә 75 ел” дигән истәлекле күкрәк билгесенә, эчке хезмәт капитаны Марс Зарипов “Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына 90 ел” дигән истәлекле юбилей медаленә лаек булдылар. Полиция капитаны Илдар Нуртдинов ветераннар оешмасы лауреаты исеме һәм диплом белән билгеләнде. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бер төркем хезмәткәрләргә БР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм “Балтач” муниципальара бүлеге приказлары нигезендә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырылды, рәхмәт белдерелде, “Балтач” муниципальара бүлегенең Мактау грамоталары бирелде. Полиция майоры Илфак Таҗетдинов, полиция өлкән лейтенанты Артём Шакирьянов Балтач муниципаль район Хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.