БУЛДЫРА БИТ БАЛТАЧ ЕГЕТЛӘРЕ!

Милли һәм халык спорт төрләрен популярлаштыру — халыклар тарихын һәм мәдәниятен үстерерү, саклау дигәнне күзаллый. Яшьләр арасында милли спорт төрләрен популярлаштыру балалар һәм яшүсмерләрдә чыдамлык, көч һәм дөреслеккә омтылу кебек матур сыйфатлар тәрбияли. Республикада һәм, шул исәптән, районда милли көрәш, гер, кул көрәштерү кебек спорт төрләре яшьләр арасында аеруча популярлашты.

Традицион спорт төрләре үсеше районда да үзәккә куелган. Шундыйларның берсе — гер спорты.

Русия һәм республика күләмендә оештырылган гер спорты чемпионатлары уртасында район яшьләренең дә катнашуы олы горурлык хисе уята. Әлегә кадәр безнең егетләр ярышларның берсендә дә алдынгылыкны бирмәде.

Иске Балтач авылы егете Вадим Садиров (рәсемдә) яшьтән үк үзен гер спортында чыныктыра. Әлеге вакытта ул Башкорт дәүләт аграр университетының 1 курсында белем ала. Вадим Садиров гер спортында камилләшүен дәвам итә, туган районы данын бик күп мәртәбәле ярышларда яклый. Күптән түгел Вадим Анапа шәһәрендә Русия беренчелегенә узган гер спорты бәйгесендә, гәүдә авырлыгы 63 килограммга кадәр яшь спортчылар арасында — дүртенче урынны, ә команда эстафетасында өченче урынны яулап кайтты.

Югары Карыш урта мәктәбенең гер спортын сөюче яшүсмерләре тренер Ильяс Шәймөхәмәтовта тәрбияләнәләр. Егетләрнең осталыгын, мөмкинлеген шундук күреп, сынап алган тренер егетләр белән ныклап шөгыльләнә. Алар күптән түгел Бөре шәһәрендә гер спорты буенча узган Башкортстан чемпионатында катнашу бәхетенә ирештеләр. Чемпионат бәйгесендә беләк көчләрен сынаган Илнур Ханов — беренче, Айдар Ханов призлы икенче урыннарны яулап кайтты.

Гер спортында зур өметләр баглаучы 11 сыйныф укучысы Илгиз Кәшфуллин (рәсемдә) спорт мастерына кандидат нормасын үтәде. Яшүсмернең ихлас күңелдән спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылуы күркәм күренеш. Әлбәттә, моның нәтиҗәсе Илгизгә алдагы бәйгеләрдә дә олы җиңүләр яуларга ярдәм итәчәк. Райондашларның арытабан да җиңү баскычы буйлап күтәрелүләрен телибез.