БИШ БАЛАНЫҢ БИШ ШАТЛЫГЫ БАЛКЫЙ АНАЛАР ЙӨЗЕНДӘ

Башкортстан Хөкүмәте Премьер министры урынбасары Салават Сәгыйтов күп бала тәрбияләгән 50дән артык хатын-кызга „Ана даны” медален тапшырды. Алар арасында өч бүләкләнүче, бишәр балага гомер бирүче хөрмәтле аналар — Балтач районыннан.

Бала сөю шатлыгы — олы бәхет. Балаларның шат авазлары белән тулы йортның киләчәге бар. Шундый бәхетле гаиләләр — гәзитебезнең бүгенге геройлары. Күзәй авылы кызы Лариса һәм Иске Яхшый авылы егете Радмил Закировларның гаилә корып яшәүләренә — 13 ел. Радмил 87нче һөнәрчелек-техник училищеда механизатор һөнәре алган, әлеге вакытта Себер якларында хезмәт сала. Лариса һөнәре буенча пешекче-кондитер, Иске Яхшый авыл клубында җыештыручы булып эшләп декрет ялына туктаган. Биш балалары — аларның олы шатлыгы. „Өлкәннәрем Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 7нче, 5нче һәм 2нче сыйныфларында укыйлар. Раиль — агачка яндырып бизәк төшерергә, Рәдис сурәтләр ясарга ярата. Илдария да балалар иҗат үзәгенең „Пумала” берләшмәсендә шөгыльләнә, авыл клубында оештырылган кул осталары түгәрәгенә йөри. Нинди генә чәчәкләр ясамый ул! Балаларның кул эшләренә, рәсем төшерүгә һәвәслеге зур әниләреннән киләдер. Әниебез Хәкимә Закирова — паласлар туку остасы. Күрше генә яшибез, балаларны тәрбияләргә ярдәмләшә, аларга җылы оекбашлар бәйли ул”,— дип сөйли Лариса. Закировлар гаиләсен ямьләп, дүртенче, бишенче булып туган игез кызлар Элина белән Эвелинага февральдә ике яшь тулган. Лариса һәм Радмил, аларның биш балалары быел яңа өй туйлау хыялы белән яшиләр. Җәен төзелеш эшләрен тәмамларга ниятли яшь гаилә.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучылары Гүзәл һәм Мөнир Мортазиннар гаиләсендә дә игезләр үсә. Аларда — малайлар: Юнус һәм Муса, быел 1нче сыйныфка укырга барырга әзерләнәләр. Мортазиннарның өлкән уллары Әмир 4нче сыйныфта белем ала, ул бик җитди малай: энциклопедия китаплары укырга, гыйльми кинолар карарга ярата. Абыйлары үрнәгеннән игезләр дә калышмый, мультфильмның „акыллысын” — „Смешарики-пин-код” дип аталганын гына сайлап карый алар. 3нче сыйныфта укучы Динә — гаиләдә бердәнбер кыз бала — рәсем төшерергә һәм биергә һәвәс. Үзеннән өлкәнрәк һәр кешенең игътибарын тартучы кечкенә Әнвәргә март аенда ике яшь тулган.
Мортазиннар гаиләсе үз көчләре белән тергезгән яңа өйдә яши.

Югары Карыш авылыннан Ләйсән һәм Фәрдәт Бәдриевлар — күп балалы нәселләрне дәвам итүчеләр. Әти-әниләре үрнәгендә яшәү ямен балалар шатлыгында күрә алар. Фәрдәт — күп еллар дәвамында район басуларын иңләгән мактаулы комбайнчы, Ләйсән социаль приютта эшли. Тырыш гаилә ата-аналары нигезендә яңа өй тергезгән. Уңган әти-әниләренә охшап балалары хуҗалыктагы бар эшкә дә оста: кирәк икән техникасын йөгәнли, бал кортларын карый, абзар тулы малларны ашата-эчерә. Бәдриевларның өлкән уллары Инсаф — Нефтекама машина төзү колледжында, Ильяс һәм Азамат Югары Карыш урта мәктәбендә белем алалар. Өч яшьлек Нәфисә — ир туганнары арасында бердәнбер кызчык — әнисенең ярдәмчесе. Кечкенә Булатка апа да, иптәш тә ул.

Биш баланың биш шатлыгы балкый бәхетле аналар йөзендә. Гаиләләренең кояшы, наз һәм җылылык чыганагы алар. Хөрмәтле райондашларыбыз Лариса, Гүзәл һәм Ләйсәнне гомерләренең истәлекле мизгелләре белән котлыйбыз. Илгә, халыкка, үзегезгә игелекле кешеләр булып үссен, үзегез кебек тормышка ямь биреп яшәсен газиз балаларыгыз!

Рәсемдә: „Ана даны” медале белән бүләкләнүче Гүзәл Мортазина (сулдан беренче), Лариса Закирова (икенче), Ләйсән Бәдриева (дүртенче).