БИРЕШМӘ, КҮТӘРЕЛ, РУСИЯ!

2 Август, 2012 - 08:16-Яңалыклар

30нчы җәйге олимпиада Русия Федерациясе спортчыларына әлегә мактанырлык уңышлар китерми. Ярышларның бер атнасы үтеп бара. 1 август көненә гомум команда зачетында тугызынчы урынга төште. 31 июль көнне генә “тупланма” 3 медальгә тулыланды. Бу көнне авыр атлетика буенча хатын-кызлар арасында ярышкан Светлана Царукаева командага беренче комеш медаль китерде. Ә спорт гимнастикасында ярышкан хатын-кызлар җыелма командасы икенче көмеш медаленә лаек булды. Шулай итеп 1 август көненә безекеләрнең 8 медале бар. Моның икесе алтын. Лидерлардан әлегә Русия күпкә артта.
Үткән олимпиадада Русия барлыгы 72 медаль, моның исәбендә 23 алтын медаль яулагады. Пекинда үткән олимпиада нәтиҗәләре буенча Русия Федерациясе өченче урында иде. Әлеге вакытта Франция өченче урында бара.