БИЕККӘ ИЛТКӘН ОМТЫЛЫШ БЕЛӘН

5 Февраль, 2013 - 10:42Рима ВӘЛИЕВАЯңалыклар

Студентлар өчен иң четерекле чор — сессия вакыты да үтеп артта калды. Күпләр имтихан, зачетларын уңышлы тәмамлады. Киләчәктә стипендия алырлык итеп сессияне төгәлләүче егет-кызларның ата-аналары да моңа чиксез куанды. Һәркайсы юлында ышанычлы адымнар ясап, һөнәр нечкәлекләрен үзләштереп иртәгәсе көндә үзен алдынгы белгеч итеп танытыр дигән ышаныч бар. Студентларның кышкы ялы санаулы гына. Һәр көннәре эчтәлекле, күңелле үтсен өчен районның яшьләр комитеты тарафыннан бихисап чаралар планлаштырылды. Иң активлары исә һәркайсында зур теләк белән катнаша. Шуларның берсе — студентлар тарафыннан әзерләнгән концертта байтак талантлы егет һәм кызлар чыгыш ясады.

Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов чарага җыелган яшьләргә җылы теләкләр юллады. Югары уку йортында белем алган елларын искә алып, бу вакыт һәркем күңелендә онытылмаслык якты хатирәләр саклануын билгеләде. Ул аның кадерен белеп, тырышып укырга,актив булырга чакырды. Яшьләр комиеты рәисе Илнур Сираев егет һәм кызлар чараларда актив катнашыр, вакытны файдалы үткәрер, фәһем алыр, дигән ышаныч белдерде. Концертны татар һәм рус телләрендә шигъри шәлкемнәргә үреп Эльвина Шәймөхәмәтова һәм Булат Халиков алып барды. Биредә катнашучы егет һәм кызларның һәр чыгышын тамашачы ихлас алкышларга күмде.

Моңлы җырлары белән чыгарылыш курс студентлары Түбән Сикияз авылыннан Ринас Арсланов (БДАУ), Түбән Карыш авылыннан Эльвина Сәлимова (БДУның Бөре филиалы) залдагыларның яшьлек хатирәләрен яңартты. БДАТУның 1нче курс студенты Илнур Вәлиев, Нефтекама шәһәренең 59нчы һөнәри лицеенда белем алучы Вилдан Фәйзрахманов башкаруындагы дәртле җырлар тамашачы күңеленә кыска юл тапты. Көмьязы авылыннан БДУның Нефтекама филиалында укучы студентлар Эльза һәм Луиза Нәбиевалар башкаруындагы лирик җыр һәркемдә аваздаш хисләр уятты. Мата авылыннан БДУның Бөре филиалының 3нче курс студенты Анфиса Кашапова моңлы җырын залдагылар алкышлап каршы алды. 87нче һөнәрчелек училищесында белем алучы Динар Мөгаллимов, Артур Гыйбадуллин, Айдар Заировларның чыгышлары бездә сәләтле яшьләрнең күп булуын дәлилләде. БДМУ университетының 3нче курс студенты Светлана Хәмәтҗанова башкаруындагы „Башкорт кызы” халык биюе, „Нью Данс” (җитәкчесе — В.Баландина) үрнәкле бию коллективы тамашачыга тәкъдим иткән заманча хореографик композицияләре концерның йөзек кашына тиң булды.
Югары һәм урта уку йортларында белем алган чордашларына тиңләшү өчен ансамбльдә биегән кызлар һәм җырчылар Алсу Габбасова, Лилия Солтанова, Камил Фәезханов мәктәптә тырышыбрак укыр кебек. Ни дисәң дә яхшы үрнәк камиллеккә омтылырга бер сәбәпче бит ул.

Кыска гына вакыт эчендә залдагыларның күңелен әсир итәрлек концерт әзерләүдә катнашкан студентларның һәркайсына һәм район мәдәният сарае методисты Алсу Әхмәтсафиевага „афәрин” дип кенә әйтәсе килә. Актив тормыш позициясендә булганнар биек үрләр яулый ала. Алга омтылышыгыз сезне морадына ирешкәннәр рәтенә илтсен.

Рима ВӘЛИЕВА.