БЕЗНЕКЕЛӘР ӨЧЕНЧЕ УРЫНДА

Анатолий Тарасов исеменд әгеге “Алтын шайба” үсмерләр арасындагы Бөтенрусия хоккей турнирының регуляр матчлары кызу барды. Чемпионатта катнашып нәтиҗәле уеннары белән көярмәнн әрен сөендергән 2001-2002 елларда туган малайлардан торган команда чемпионатның республика этабында катнашты.

Өлкән төркемдәге хоккейчылар арасында уеннар 18-24 гыйнвар көннәрендә Әлшәй районы үзәге Раевка поселогында үтте. Сигез тарафтан килгән хоккейчылар. Алар барысы да муниципаль этапта җиңү яулаган көчле командалар.

Беренче уен балтачлыларга уңыш китермәде. Чишмә районы командасы белән очрашуда “Танып” өстәмә билгеләнгән вакыт эчендә уйнаганнан соң 3:4 исәбе белән отылды.

Ә икенче көннән балтачлыларның җиңү сериясе башландды. Дуван районы командасын 5:2 исәбе белән оттылар. Кургазы районы “Лачын” командасына каршы уйнаганда җиңүчене буллит сериясе хәл итте. Матч 3:2 исәбе белән балтачлылар файдасына тәмамланды. Ә Әлшәй районының “Дим” командасын 2:1 исәбе белән җиңделәр.

Динар Карамов, Рөстәм Абдуллин, Марат Әхмәдуллин һәм башкалар уеннар барышында чын хоккейчыларга хас осталык күрсәтте. Димәк, күнегүләрнең нәтиҗәсе бар. Бер караганда, вакытны бушка да үткәреп була, көннәр буена социаль челтәрләрдә утырырга да мөмкин. Ә үсмер хоккейчыларыбыз вакытларын үзләре өчен файдалы шөгыль белән үткәрергә тырыша. Моның белән алар районыбыз дәрәҗәсен дә күтәрә.

Бу уеннан “Танып” командасы өченче урынга лаек булып кайтты. Алар үзләренең яшь төркемендә республика чемпионнары дигән сүз. Бишбүләк районы—беренче, чишмәлеләр икенче урында.

Балалар хоккей лигасы һәм Үсмерләр хоккей лигасы республика чемпионатларында катнашкан район командаларының бүген финал ярышларына чыгу ышанычы зур.