БЕР КӨННЕ ИКЕ БӘЙРӘМ

Курачта — балалар бакчасы, Иске Тимкәдә хоккей мәйданчыгы ачылды

РФ Президенты В.Путин 2013 елның май ае указларында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларны бакча белән тәэмин итү бурычы куйды. Узган елда районда бу юнәлештә зур эшләр башкарылды. Шул исәптән мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү системасын модернизацияләү программасы нигезендә Курач авылында балалар бакчасы ачуга федераль бюджеттан — 750 мең, республика бюджетыннан 408 мең 462 сум акча юнәлтелгән.

Курачта әлегә кадәр балалар бакчасы юк иде. Элекке урта мәктәп бинасында авыл халкы өчен мөһим өч учреждение урнашты: фельдшерлык пункты, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы.

Мәктәптә 18 укучы белем ала, бакча 15 балага тәгаенләнгән. „Ремстройсервис” җәмгыяте бинага тулысынча евроремонт ясаган: түбә, тәрәзәләр алыштырылган, йокы, уен һәм башка бүлмәләрнең бизәлеше искиткеч матур, җылыту системасы өр-яңа заманча җиһазлардан корылган, бинага салкын һәм җылы су үткәрелгән.

Спорт инвентаре, яңа газ плитәсе, суыткыч, хәтта автомат кер юу машинасы бар бакчаның. Ата-аналар, Көндәшле урта мәктәбе коллективы бинаны тантаналы көнгә әзерләүгә кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр. 11 сыйныф укучысы Анастасия Рубцова уен бүлмәсенең стенасына рәсемнәр төшергән. Балалар бакчасы мөдире Наталья Шутемова, тәрбияче Татьяна Рубцова, тәрбияче ярдәмчесе Надежда Ковина (алар өчесе дә кичәге укытучылар) — икешәр, пешекче Надежда Еговцева өч бала аналары. Коллектив әзерләгән маҗаралы сценарийда Убырлы Карчык ролен башкаручы Алла Басманованың өч баласы да тамашада катнашты.

Курачлыларның шатлыгы чиксез, алар ихлас сүзләр белән бакчаны ачуга көч салучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кунаклар үзләре дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән: район Хакимияте — музыкаль үзәк, „Мотор” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Рамил Шайбәков һәм төзүче оешма җитәкчесе Вил Шафиков нәниләргә уенчыклар бүләк итте. „Балалар бакчасы яшь аналарга гаиләләрен ишәйтү өчен стимул булсын!” — дигән теләк юллады курачлыларга район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов.

Екатерина Галузина авылдашлары исеменнән чыгыш ясап, соңгы еллардагы уңай үзгәрешләрне билгеләде. „Төпкел авылда яшәсәк тә, район җитәкчелегенең һәрдаим җылы карашын тоябыз.

Фельдшерлык пунктыбыз бар, чиркәүне төзекләндерү эшләре бара, клуб һәм библиотека ремонтлана, тиздән анда җылы булачак.

Бакча ачылуга барыбыз да сөенәбез. Район үзәгенә юл бар хәзер, элекке кебек интекмибез. Авылыбызда тормыш җанлануда „Мотор” предприятиесенең җитештерү эшен җәелдерүе, эш урыннары булдыруы да зур роль уйнады”, — диде ул.

Иске Тимкә авылында хоккей мәйданчыгы булдыруда да „Ремстройсервис” җәмгыятенең өлеше бар. Оешма материаллар белән тәэмин итсә, Иске Тимкә урта мәктәбе коллективы, авыл һөнарманнары шугалакның тартмасын ясауга, әзерлек эшләрен тиз вакыт эчендә башкарып чыгуга күп көч салган. Богдан авыл биләмәсе башлыгы Флария Солтанова авылның олысына да, кечесенә дә рәхмәт белдерде.Радиф Ахияровның — оештыру эшләрен башлап йөрүе, Илүс Сәфәровның — тартманың баганаларын утырту, Газинур Хәмәтовның — балта, Радим Солтангалиевның — эретеп ябыштыру, Надир Солтановның — электр линиясен тоташтыру эшләрендә актив катнашулары билгеләнде, мәктәп директоры Рөстәм Вәлдиев аларга Мактау грамоталары тапшырды. Боз өстендә төрле җәнлек костюмнары кигән укучылар сәламәт яшәү рәвешен яклап чыгыш ясады. Район Хакимияте башлыгы, аннары укучылар яңа бозда тимераякларда шуып әйләнделәр.

Тимкәлеләр бәйрәмгә киң колач белән әзерләнгән, халык та бик күп җыелган. Күрәсең, шугалак булуын алар күптән көтеп алган. Район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов яшь хоккейчыларга — Иске Уразай, Иске Тимкә, Богдан командаларына спорт формалары тапшырды, алдагы көннәрдә шлемнар, тез һәм терсәкләрне саклау өчен инвентарь белән тәэмин итүне хәстәрләячәген белдерде.

Яңа бозда өч команда көч сынашты. Беренче урынга — Богдан, икенче урынга Иске Уразай командалары чыкты. Тимкәлеләр әлегә „йомшак” уйнады, өченче урынга калды. Хоккей мәйданчыгы алдагы көннәрдә буш тормас, егетләр уйный-уйный остарыр, җиңүләргә ирешер, дигән өметтә калабыз.