БАЛТАЧЛЫЛАР ҮРЕНТЕЛӘР ХӘСТӘРЛИ

Әле бакча эшләренең иң кызган мәле. Үрентеләрне җылы урыннардан түтәлләргә күчереп утыртыр чак. Туфрак көндез ярыйсы җылына. Инде орлыкларны турыга җиргә чәчәргә дә мөмкин.

Үренте өчен яшелчә, чәчәк культураларының орлыкларын алдан үз йортында чәчәргә өлгермәгәннәр өчен борчыласы юк. Аларны һәркөнне район үзәге базарына китереп саталар. Үзебезнең Балтачта яшәп кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, Тәтешле районы эшкуарлары да үрентеләр тәкъдим итә.

Базарда кавырсын стаканда үстерелгән кәбестә (төрле төрләре һәм сортлары) үрентесен—7 сумга, кыярны—18, чәчәк культураларын—20-25 сумга сатып алырга мөмкин.