БАЛТАЧ ЯШЬЛӘРЕ ФИНАЛГА ЧЫКТЫ

Башкортстан Республикасының XX Авыл спорт уеннары кысаларында ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол уены буенча зона ярышлары үтте. Бу юлы Аскын, Борай, Караидел, Калтасы, Тәтешле, Мишкә районнары волейболчылары Балтач районы җирлегендә очрашты. Әлбәттә, киеренке уен барышында районның волейболчылар командасы (составта: Айрат Садыйков, Илнар Фаридонов, Илдар Шәяхмәтов, Илмаз Мифтахов, Динар Җиһангиров, Илдар Гатин, Ринат Әхмәтшин, Рөстәм Шәйнуров, Айдар Бакиров, тренерлары Айрат Садыйков) яхшы уен күрсәтте.

Нәтиҗәдә, районныңир-егетләр командасы беренче урынны яулады. Икенче урынга— Тәтешле, өченчегә —Караидел командалары чыкты. Район командасы ноябрь аенда Стәрлетамак шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашачак.

Гөлназ КАШАНОВА.