АРМИЯГӘ ВАКЫТ ҖИТКӘН!

Язгы чакыруда Башкортстаннан 5300дән артык ир-егет Кораллы Көчләр сафына алына. Булачак солдатларның тәүге төркеме 20нче апрельдә частьларга озатылачак.

Быел Кораллы көчләрнең шәхси составының бердәм исәп системасын булдыру максатында хәрби частьлар һәм хәрби комиссариатларда „Паспорт” системасы корамалы куела башлаган. Шуның өчен язгы чакырылышка хезмәткә алынучыларга шәхси электрон карталар биреләчәк.

БР Хәрби комиссариатының хәрби-табиб комиссиясе рәисе Борис Усатов билгеләвенчә, Башкортстан хәрби хезмәткә алынучыларның сәламәтлек торышы һәм комплектлау исәбе буенча хәрби округта тәүге урынны били.