АЛКОГОЛЬ ТУРЫНДА ХАКЫЙКАТЬ ЯКИ АЕК ТОРМЫШКА ЮЛ

“Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы, шулай ук үзләре тырышып вә көрәшеп Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят һәм җәннәт бирмәс” (Коръән, Рәгыд 13:11).

Алкоголь – ул үткен хәрби корал сыман икътисадны һәм саклауга сәләтлелекне җимерүче, тән тазалыгын юкка чыгаручы, кеше табигатенә каралган гаҗәеп мине гарипләндерүче һәм акыл сәләтләрен аңгыралатучы, гаилә татулыгын какшатучы, ә иң куркынычы, гаепсез яңа буыннарны зәгыйфьләндереп җинаятькә илтүче куркыныч наркотиклы агу! Шуңа карамастан, спиртлы эчемлекләрне кулланучылар саны елдан-ел арта. Куркыныч статистик саннар киләчәгебез өчен генетик агу проблемасын бүген ашыгыч рәвештә көйләүне таләп итә.

Алкоголизм Русиядә бүген шундый дәрәҗәдә, аеклар аңа каршы мөмкин булган барлык чараларны кулланып көрәшмәсәк, халыкка алкоголь турында дөреслекне күрсәтмәсәк, киләчәк буыннар кимчелекле нәселдәнлекне алып безне каргаулары ихтимал.
Шушы күңелсез уйлар мине эзләнүләргә этәрде. Ничек бу мәсәләне аз булсада чишүгә юнәлдерергә? Җавапны үзем өчен аңлаешлы Ислам кануннарыннан табып, нәтиҗәсендә барлыкка килгән алкоголь турында китабымны сезгә тәкдим итәм.

Алкоголь һәм наркотиклар белән көрәш динебезнең бөек әхлагына һәм Аллаһыдан куркуга нигезләнгән төп кагыйдәләреннән килә. Пәйгамбәребез (саллаллаһү аләйһи үәс-сәлләм)нең кыска вакытта нык эчүче Мәдинә халкын хәрәмнан коткаруы, алкоголизмның тамырын корыту могҗизасы безнең өчен программага әверелеп, без бу мәсъәләне дәүләт, җәмгыять, фәннәр һәм дин белән берлектә бүген чишәргә тиешбез, чөнки иртәгә соң булуы бар. Эчкечелекне таратучыларның һәм чамалы эчүчеләрнең позицияләрен кире кагып, аек яшәү адәм баласы өчен иң дөрес яшәү рәвеше, дип халыкны инандырырга кирәк.

Бу китабымны Аллаһ ризалыгы өчен яздым. Иң зур хыялым: абый-апаларым эчмәсен, ә без барыбыз да Адәм балалары! Бу язганнарыбыз кемгәдер файда китерсә, бу ике дөнья өчен дә файдалы булыр, чөнки без җәһәннәм чокырының кырыенда торабыз. Аңлашыла, барысын да аету мөмкин түгел. Ләкин бер кешегә булса да “яшел еланнан” аерылырга ярдәм итсәк, ата-анасы эчүче бер сабыйның куркыныч дөньясын нурландыруга сәбәпче булсак, димәк, тырышлыгыбыз юкка чыкмады.