АЛДА ТАГЫН ҖАВАПЛЫРАК БӘЙГЕ

26 Январь, 2016 - 16:55.Яңалыклар

Бүген район мәдәният сараенда илдә дәүләт автоинспекциясе оештырылуның 80 еллыгына багышланган республика шаяннар һәм тапкырлар конкурсының сайлап алу район туры үтте. “Балачакның хәвефсез юлы” дип аталган конкурста катнашырга бихисап мәктәпләр командалары катнашырга теләк белдерде.

Конкурсның максаты,әлбәттә, җиңүчене ачыклау. Бәйге йомгаклары буенча район үзәге Икенче санлы урта мәктәбенең “The best” командасы җиңүче буларак танылды. Беренче санлы урта мәктәбе командасы—икенче, нөркәлеләр өченче урында.

“The best” командасы республика күләмендә үтәчәк конкурста безнең район данын яклаячак. Җиңүче командага алда торган тагын да җаваплырак бәйгедә уңышлы чыгыш ясавын телик.