Яңалыклар

"Новогодние семейные игры - 2020"

31 Декабрь, 2019 - 12:00

В Балтачевском районе с 3 по 6 января пройдут «Новогодние семейные игры-2020»

В Балтачевском районе с 3 по 6 января пройдут «Новогодние семейные игры-2020». В эти дни во всех школах будут организованы различные мероприятия для детей и их родителей. В программе - «веселые старты, соревнования по мини-футболу, баскетболу, волейболу и другим видам спорта.

Башкортстанда яңа ел бәйрәмнәре вакытында почта бүлекчәләренең эш тәртибе

31 декабрьдә республиканың барлык почта бүлекчәләренең билгеләнгән график буенча эш вакыты 1 сәгатькә кыскарталачак.

2020нче елның 1, 2 һәм 7нче гыйнвары бөтен республика буенча почта элемтәсе бүлекләре өчен ял көннәре булып санала.

Районның юлчылары сабыйларга тәмле күчтәнәчләр өләште

26 Декабрь, 2019 - 15:00

Районның юл төзү hәм ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре Югары Карыш авылындагы социаль приютта тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котлады

Бүген социаль приютта 15 бала тәрбияләнә. Шуларның иң зурысына 14 яшь булса, иң кечкенәсенә 3 яшь. Бер гаилә булып яши алар бүген.

Шамил Шәриповтан—зур бүләк

6 Декабрь, 2019 - 12:00

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбен янындагы хоккей мәйданчыында күркәм чара үтте.

Балтач укучылары БР Башлыгы чыршысына юлланачак

Балтач районыннан 3 укучы Уфа шәhәренә, Башкортстан Республикасы Башлыгы чыршысына чакырылган

20 декабрь көнне Уфада  Башкортстан Башлыгы Чыршысы бәйрәме  үтәчәк. Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән  ике укучы— Айнур Айдарбеков, Эльвина Зиннуровалар  чакыру алган. Айнур районда гына түгел, республика күләмендә оста шахматчы буларак үзен танытты. Эльвина исә өметле спортчыларыбызның берсе.

Уку алдынгысы, сәнгать өлкәсендә матур күрсәткечләргә ирешкән Сөмбел Солтангалиева Кремль чыршысына юлланачак

Быел Мәскәүгә, Кремль чыршысына, Иске Тимкә урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Сөмбел Солтангалиева барачак

Сөмбел Иске Тимкә авылында тату гаиләләрнең берсендә өченче кыз булып дөньяга килгән. Әниләре „Акбузат” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Әтиләрен оста куллы кеше буларак авыл халкы ихтирам итә.

Район гәзите бүләге — яңалыклар уртасында булган райондашыбыз Хәлимулла Галләмшинда

Җиде төрле гәзиткә язылучы Хәлимулла Галләмшин „Балтач таңнары” гәзитенең бүләген отты

Актив, барлык хәбәрләр уртасында булырга яраткан   Хәлимулла абый Татарстанда чыккан 5 төрле гәзит алдыра. „Адашкан мәхәббәт”, „Гыйбрәтханә”, „Акчарлак”, „Безнең авыл гыйбрәте”, „Язмыш кочагы” кебек гәзитләрдәге язмаларны берсен дә калдырмый укып чыга.

"Торыш кадерен белсеннәр"

28 Ноябрь, 2019 - 18:00

"Xәрби хезмәттә булып кайткан егет әни-әти һәм гаиләсенең кадерен белә. Еракта тормыш кануннарына ныклап төшенә", —дип әйткәннәрен еш ишеткәнем бар. Якыннары янәшәдә булганда яшьләр авырлыкны да тоймый, өлкәннәр бар мәсьәләне дә хәл итүне үз өстенә ала дигән фикергә бәйледер бу.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә Әниләрне хөрмәтләделәр

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 3 „б” сыйныф укучылары әниләрен hәм зур әниләрен Аналар көне белән котладылар

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 3 „б” сыйныф укучылары катнашлыгында Әниләр көненә багышланган күркәм чара оештырылды. Укучылар нәфис сүзләр, җырлар, биюләр белән иң кадерле кешеләрен ­ әниләрен тәбрикләделәр.

Балтачлылар, сезне кино карарга чакыралар!

Район мәдәният сарае каршында ачылган „КиноБалтач” бүлекчәсе кино карарга чакыра

29нчы октябрь көнне район мәдәният сарае каршында тантаналы шартларда „КиноБалтач” бүлекчәсе ачылды. Санаулы көннәр эчендә ул халыкка кирәклеген исбат итәргә өлгерде дә инде.

RSS-материал