Tөрлесеннән

Кызу чорда янгын янгын хәвефсезлеген онытырга ярамый

11 Сентябрь, 2018 - 10:26

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен кызу мәл. Бөтен көч зур тырышлык белән үстерелгән уњышны югалтусыз җыеп алуга юнәлтелгән. Әмма янгын хәвефсезлеге таләпләре хакында беркайчан да онытырга ярамый. Уњышны янгыннан саклау аны җыеп алу кебек үк мөһим эш.

Хәмер акылны җуйдыра, бәлага тарыта

11 Сентябрь, 2018 - 09:54

Алкогольгә бәйлелек бүгенге көндә җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Гаиләләрнең таркалуында, балаларның ятим калуында, кешеләрнең сазлыкка батуында, кайгы-хәсрәттә хәмер сәбәпче. Бәйлелекнең капканына ир-атлар белән беррәтән, гүзәл зат вәкилләре, яшүсмерләр эләгүе аеруча куркыныч. Сәламәтлекләренә җиңел караш бу упкынга этәрә.

Балтач китапханәсе киштәләре яңа китаплар белән тулыланды

10 Сентябрь, 2018 - 16:04

Соңгы вакытта: „Хәзер халык китап укымый”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Укучыларыбызның яңа китапларны шулкадәр көтеп, яратып кабул итүләрен күргәч, фикер уңай якка үзгәрә. Ә мин моңа каршы: „Китап әйбәт икән, укыйлар”, — дип җавап бирәсем килә.

Сәйтәк авылының гүзәл зат вәкилләре „Чәчәкләр бәйрәме”нә җыелды

10 Сентябрь, 2018 - 09:00

Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайга депутатлар сайлау көнендә Сәйтәк авылында „Чәчәкләр бәйрәме” үтте.

Бу үзенчәлекле чараны авыл китапханәсе  мөдире Рәзилә Габделхакова оештырды.

Үз эшен белгән, кешеләрне, тормышны яраткан ханымны авылдашлары тырышлыгы, уңганлыгы өчен хөрмәт итә.

Иске Тушкырда сайлау көнендә матур чәчәкләр өчен дә тавыш биргәннәр

10 Сентябрь, 2018 - 09:00

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы—Корылтай депутатларын сайлау көнендә Иске Тушкыр авылында  матур чәчәкләр өчен дә тавыш биргәннәр.

Сайлау барган урында түгел, әлбәттә.

Бу көнне авылда „Көзнең соңгы чәчәкләре” дип аталган бәйрәм узган.  Бәйрәмдә катнашучылар анда савытта үсеп утрган гөлләр һәм гөйлләмәләр алып килгәннәр. Җиңүчене тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләгәннәр.

Уборка-2018

28 Август, 2018 - 16:42


Лето - горячая пора для тружеников сельхозпредприятий. Все силы направлены на заготовку кормов и уборку урожая. Вместе с тем, при этом не стоит забывать о требованиях пожарной безопасности. Ведь уберечь выращенный урожай от огня – задача не менее важная, чем его вовремя убрать.

Көнтүгеш авылында үткән Корбан бәйрәмендә гаиләсе белән авылдашыбыз Илгиз Субушев та катнашты

27 Август, 2018 - 09:00

21 август көнне Көнтүгеш авылында Корбан бәйрәме үткәрелде.

Иртәнге  сигез сәгатьтә ир-атлар мәчеткә намаз укырга  җыелды. Рәсүл  Абзалтдин  улы һәм Айрат Рәис улы авылыбызга иман нуры  таратып, үзләренең  моңлы тавышлары белән  азан һәм вәгәзь ишеттерделәр.

Балтачның “Радуга” кулланучылар җәмгыяте водительләре — тармактагы төп көч

23 Август, 2018 - 09:00

“Радуга” кулланучылар җәмгыятенең Алмаз Сафетдинов җитәкчелегендә эшләгән водительләре уку елы барышында барлык мәктәпләрне азык-төлек белән тәэмин итәләр.

Районның бер очыннан икенче очына кадәр көнгә уртача 130 километр юл үтә алар. Илшат Гыйльметдинов, Ридаль Сабиров, Нәфил Исмәгыйлов, Алмаз Шәйхуллиннар авылларда урнашкан магазиннарга товарны вакытында һәм өзлексез илтеп җиткерәләр.

«Реаль эшләр» проекты чиклэрендэ Нөркә авыл җирлегендә төзекләндерү өмәсе үтте

20 Август, 2018 - 09:00

«Реаль эшләр» проекты чикләрендә Нөркә авылының «Түбән оч» зиратында төзекләндерү өмәсе үтте.

Өмәдә 24 кеше катнашып, 5-6 сәгать эчендә зират кәртәләп алынды. Иске кәртәләр  Беларусь арбасына тояп читкә чыгарылды. 158 метр озынлыкта профиль кагылды. Хатын-кызлар профиль һэм баганаларны буяуны оештырды. Ир-егетләр штакетникларны какты.

Нөркәлеләр “Чиста Танып” акциясеннән читтә калмады

17 Август, 2018 - 09:00

9 август көнне «Чиста Танып» акциясенә кушылып, Нөркә авыыл җирлегендә яшәүчеләр Усман авылы янындагы Буа ярларын чистартты. Яңгыр явуга карамастан, 19 кеше катнашып, бик күп территорияне тазарттылар.

—Бу эшне без ел да башкарабыз. Быел инде акция дә игълан ителгәч, халык бик теләп катнашты.

RSS-материал