Tөрлесеннән

Мәчетле районында мамонт калдыклары тапканнар

22 Октябрь, 2018 - 09:00

Мәчетле районы үзәге Олы Ыктамак авылында,  суүткәргеч салу өчен чокыр казыганда, мамонт сөякләре тапканнар.

18 октябрь көнне бу табышка  “Тепловик” предприятиесе экскаваторчысы Салават Фатыйхов  тап булган.

Мамонт калдыклары җир астында  өч метр тирәнлектән табылган.   Табыш урынына Мәдәни мираслар объектларын  дәүләт саклавы республика идарәсеннән    археологларны. чакыралар.

Нөркәдә “Чиста яр буе” акциясе дәвам итә

15 Октябрь, 2018 - 09:00

Шушы көннәрдә нөркәлеләр өмә оештырып “Харис чишмәсе” тирәсен тәртипкә ки тергәннәр.

—Авылда “Харис чишмәсе” суын эчәр су сыйфатында  файдаланучылар күп. Без бәләкәй чакта чишимә тирәсе бик ямьле була торган иде. Тирә-ягы яшел чирәм. Шунда ка бәбкәләрен алып чыгып саклый идек.  Соңгы елларда чишмә тирәсен тал агачлары басты.

Бүген Фидан Гафаровның туган көне

12 Октябрь, 2018 - 09:00

Бүген Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры  Фидан Сафа улы Гафаровның туган көне.

Фидан Гафаров 1947 елның 12 октябрендә Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында туган. 1966 елда Уфа сәнгать  училищесының театр бүлеген тәмамлаган.

Сәйтәктә гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләделәр

11 Октябрь, 2018 - 09:00

Республика Көне уңаеннан гаилә тормышы  юбилярларын тәбрикләү матур бер традициягә керде.

Сәйтәк авылында бергә ярты гасыр   тормыш  кичергән Флүзә һәм Рәфит Зәйдуллиннарны гаилә юбилейлары белән   котларга туганнары  һәм якыннары гына түгел, рәсми вәкилләр дә килде.

Юбилярларга  Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина   кичә Башкортстан  Республикасы Башлыгы Р.З.Хәмитовның  Котлау хатын һәм

Иске Янбайның орденлы укытучысы

2 Октябрь, 2018 - 12:12

Иске Янбай авылында район укытучылары арасында Октябрь революциясе орденына лаек булган бердәнбер мөгаллимә Мәсидә Корбанова яши. Бар гомерен балаларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүгә багышлаган ул. Кырык алты ел элек бирегә килеп төпләгән Мәсидә Габдулла кызы берничә буын укучыларына бөек Пушкин, Толстой теленә сөю тәрбияләгән.

Сиксән дүрт яшьлек Хәмдүнә апа якыннарының каберләренә юлны онытмый

24 Сентябрь, 2018 - 09:00

Көнтүгеш авылында гомер иткән хезмәт ветераны, картлык көнендә япа-ялгызы калган Хәмдүнә апа, һәр елны, кар сулары китеп, җир өсте кибүгә, зиратка юллана.

Авылның Югары оч зиратында җирләнгән карт әтиләре, карт әниләре, ата-анасы, тормыш иптәше Зәбир абый, каенанасы, иртә югалткан ике улының, туганнарының каберләрен тәртипкә китерә. Рәшәткәләрен буйый, чәчәкләр утырта...

Рәхмәт хаты адресы -Иске Балтач авылы

21 Сентябрь, 2018 - 15:53

ТУГАН КӨНГӘ ЗУР БҮЛӘК — РӘХМӘТ ХАТЫ
Иске Балтач авылында гомер итүче Рита һәм Филинат Мортазиннар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Күптән түгел кече уллары Денис хезмәт иткән хәрби частьтән Рәхмәт хаты алып шатланды алар. Рита Сабит кызының туган көненә сөенечле хәбәр килү барлык гаилә әгъзалары, туганнары өчен шатлыклы хәбәр булды.

„Күрәзәче” Римманың әйткәннәре

20 Сентябрь, 2018 - 09:00

—Римма! Коткар, зинһар, — дип килеп керде озак еллар фермада савучы булып эшләгән ахирәте Асия.

—Ни  булды?

—Кызымның Уфадан ияртеп кайткан ахирәтен егете ташлап киткән. Ике күрәзәчегә бардык инде, адарга ышанмыйм. Миңа мари апа булсын, ди. Мин сине күрәзәче, дидем. Әле урамдалар. Сөйләшеп чыгам дип кердем.

—Асия, исәрләндеңмени?

Сәйтәклеләр Бөтенрусия чисталык көненә багышланган өмәдә

15 Сентябрь, 2018 - 09:00

Бүген район авылларында Бөтенрусия чисталык көненә багышланган өмәләр үтте.

Кайдадыр елга ярлары чистартылды, аерым авылларда мәңгелек йортлар тирәсе тәртипкә китерелде һ.б.

Сәйтәк авыл җирлеге эшчәннәре дә чарадан читтә калмады. Иртәнге сәгать белән җыелышып чыгып авыл урамнарын тәртипкә китерде алар.

Балтачта бер бакчада бәрәңге гөлчәчәк булып “чәчәк аткан”

12 Сентябрь, 2018 - 09:00

Яшелчә-җимешләрнең башка төр формага кереп үсүе торган саен хәйран калдыра.

Моңа анамолия дип карарга кирәкми. Яшелчә-җимешләрнең үз формасыннан тайпылуына, гадәттә, артык дымлылык, туфракның минераль матдәләр белән тәэмин ителеше чамадан тыш югары булуы һәм башка факторлар сәбәпче булырга мөмкин. Районыбыз авыллары бакчаларының берсендә роза чәчгенә охшаган бәрәңгеләр дә үскән.

RSS-материал