Tөрлесеннән

Кызыл тавык

13 Декабрь, 2018 - 09:00

Кояшлы июль аеның соңгы шимбә көне. Авыл кешесе печән хәзерли.

Сиксәненче яшенә атлаган Зөлфия карчык та иртәнге мәшәкатьләрен киметеп, район үзәгеннән ялга кайткан кызы Ләйсән белән чәй эчәргә генә утырган иде, куркынган тавыш белән урамдагы әтәчләре сөрәнләүгә, карчыкта чәй кайгылары калмады: “Тагын! Их, тагын шул тавыклар күршеләргә кергән икән!

Авылда яшәүче 1 миллионга якын кешенең пенсиясе артачак

8 Декабрь, 2018 - 09:00

2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак.

Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырга тиеш, дип хәбәр итә хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. “Без Пенсия фонды белән 1,6 ел дәвамында бу мәсьәләне карадык, авыл җирлегендә яшәүче зур стажлы 945-950 мең кеше бу түләүләрне ала башлаячак.

Усман авылындагы мәчет бинасы табигый газ ягулыгына тоташтырылды

8 Декабрь, 2018 - 09:00

Усман авылындагы яңа мәчет бинасы эшчәнлеге турында сайтыбызда узган айларда хәбәр иткән идек. Бүген усманлылар тормышында шатлыклы вакыйга булды.

"Кешечә булсын"

7 Декабрь, 2018 - 09:00

Тимерҗан абзыйның кече кызы Инсөя әтисенә юбилей бүләге итеп, чәшке бүрек алып кайткан икән дигән хәбәр, минуты-сәгате белән бөтен авылга таралды. Халык ачкан авызын хәтсез генә ябалмый җәфаланды. Соң шулай булмый, моңарчы колхоз председателе башына гына яраган чәшке бүрек мал караучысына тәтесен әле!

Иске Янбай авыл җирлегенә янгын сүндерү өчен махсус җайланма алынды

27 Ноябрь, 2018 - 09:00

Бәла-казаларны булдырмау - янгын сүндерүчеләрнең төп максаты һәм районда бу яклап эш яхшы куелган. Авыл җирлекләрендә янгын сүндерү  расчётлары урындагы власть органнары карамагында.

Иске Янбай авыл җирлегендә агымдагы елда Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып, янгын сүндерү өчен махсус тагылма алырга кара иткәннәр иде.

Сәйтәк авылында гомер иткән гаилә юбилярлары Нурмөхәмәтовлар Республика Башлыгы бүләген кабул итте

26 Ноябрь, 2018 - 09:00

Узган атнада Сәйтәк авылында яшәгән хезмәт ветераннары Рәфидә Масһар кызы һәм Фәнис Исмәгъзам улы Нурмөхәмәтовлар Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүләген кабул итте.

Бүләкне бу матур парга Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина тапшырды.

Ат — атка, зат затка тарта...

7 Ноябрь, 2018 - 09:00

Җәйге иртә. Авыл халкы көтү куа. Малларын озатканнан соң ир-атлар үзләренә бер төркем, хатын-кызлар үзенчә берләшеп хәбәрләрен барларга керешә.

Иске Тимкә авылы зираты төзекләндерелде

30 Октябрь, 2018 - 09:00

Богдан авыл җирлеге Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдереп өч ел дәвамында заявкалар җибәргән иде.

Узган елларда төрле сәбәпләр белән конкурс шартларын үтә алмасалар да, төшенкелеккә бирелмәделәр, агымдагы елда да халык җыенын үткәреп, хәл итәсе мәсьәләне ачыкладылар, тиешле процедураларны үттеләр.

Әбиметр

27 Октябрь, 2018 - 09:00

Сезнең шундый үлчи торган прибор турында ишеткәнегез юк¬мы әллә? Авылда ул бик үк дөрес “эшләми”. Чөнки авыл әбиләренең капка тө-беннән башка да тавык чүпләп бетермәслек эшләре күп. Көннәр җылыта башлау белән бигрәк тә. Оя-оя каз-үрдәге янына шәһәрдән вак-төяк оныкларны да алып кайтып ташлыйлар.

Нөркә авыл мәдәният йортында ремонт эшләре башкарылды

26 Октябрь, 2018 - 09:00

Нөркә авыл мәдәният йортының җылыту системасын яңача корылмаларга алыштыру  өчен 144 мең 400 сумлык чыгымнар тотынылган.

Бу көннәрдә Нөркә авылы җирлегендә яшәүче үзешчән сәнгать осталары “Авылым бизәкләре” район фестиваленә әзерләнә.

—Репитицияләр  уңышлы бара.

RSS-материал