Tөрлесеннән

Башкортстан сан технологиясендәге телевидениегә күчте. Бу хакта ниләр белү кирәк?

16 Январь, 2019 - 09:00

2019 елның гыйнвар уртасыннан федераль каналлар искергән аналог тибыннан санлы телевидениегә күчә. Санлы телевидение сигналы һәрчак ачык төстә, һава торышына бәйле түгел, видеоны Full HD һәм 4K форматларында карау  мөмкинлеген бирә. Шулай ук телетекст, тапшырулар программасын, санлы радио кебек өстәмә сервислар кушу мөмкинлегенә ия.

Йөрәккә кадалган ук

10 Январь, 2019 - 09:00

Зурәтинең туган көне быел шимбә көненә туры килде. Буа буенда ит кыздырырга, балык шулпасы пешерергә ниятләгән булып чыктылар. Без бу турыда әнкәйләрнең капка төбенә беръюлы өч машина килеп туктагач кына белдек. “Җае туры килгәндә, нигә бергәләп ял итмәскә. Туган көне дигәне сөйләшеп, аралашып утырырга бер сылтау гына инде аның”, – дип зурәти үзе кереп, өй эчебез белән җыеп алып чыгып китте.

Балтач районында "Чүп реформасы" тормышка ашырыла башлады

10 Январь, 2019 - 09:00

«Чүп реформасы» яшәү рәвешебезне экологик яктан яхшырту максатыннан  тормышка ашырыла.

Бер уйлаганда, коммуналь  хезмәт системасы нигә авыллларда да шәһәрдәге кебек булмаска  тиеш.

Нөркә авылы кызы Гөлназ Йосыпова әкәм-төкәмнәр үрчетә

6 Январь, 2019 - 09:00

Төркемдәшләребез арасында нинди генә шөгыль белән мавыгучылар юк?! Тимергә, агачка “җан өрүчеләр”, бәйләм бәйләү, чигүне үз иткәннәр, төрле сувенирлар эшләүчеләр...

Нөркә авылында туып-үскән, әлеге вакытта Нефтекама шәһәрендә яшәгән Гөлназ Йосыпова бөтенләй ят шөгыльне үз иткән. Ул өендә әкәм-төкәмнәр үрчетә.

Инде Гөлназ Рәфит кызы кулындагы бу җан ияләренең саны меңнән арткан.

Усман авылы халкы көнкүреш калдыкларын вакытлыча җыю урынына туплаячак

5 Январь, 2019 - 09:00

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә шәхси секторда җыелган калдыкларны вакытлыча туплау пунктлары булдырыла.

Нөркә авыл җирлегендәге аз санлы халык яшәгән Усман авылында агымдагы елдан шәхси йортларда җыелган калдыклар махсус урында тупланачак. Авыл җирлеге аппараты эшне тулы куәтенә алып бара. Усман авылында, билгеләнгән урында тиешле таләпләргә җавап биргән махсус урын булдырылды.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Сәйтәк авыл җирлегендә көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру урыннары булдырыла

3 Январь, 2019 - 09:00

Сәйтәк авыл җирлегендә шундый махсус өч урын булдырыла. Алар Яңа һәм Иске Дүртекәй, Чурапан авылларында урнашачак.

—Бу авылда яшәгән халык санына бәйле. Әгәр дә авылда халык саны 100 кешегә җитми икән, көнкүреш калдыклары вакытлыча җыю урыннарында тупланачак.

Чокалы авылы клубында кичке уеннар дәвам итә

2 Январь, 2019 - 09:00

Чокалы авылы халкына, кайткан кунакларга бу көннәрдә боегып утырырга вакыт юк.

Сәйтәк урамнары буйлап җигүле атта Кыш бабай җилдергән

1 Январь, 2019 - 09:00

Быелгы Яңа ел бәйрәме сәйтәклеләр хәтерендә озак сакланыр.

Кичә, 31 декабрьдә, Яңа Дүртекәй авылыннан Володя Бадамовның бизәлгән җигүле шәхси атында шул ук авылдан Алимьян Гималтдинов авыл урамнарын әйләнгән. Сәйтәк авылының актив гаиләсе Әхәтовлар - кызлары  Эмма һәм гаилә башлыгы Фәдис Кыш бабай белән Карсылу сыйфатында авылдашларын кыңгыраулы атта сәламләгән.

Яшерен сөю

27 Декабрь, 2018 - 09:00

Фатима белән Гаязлар урам аша күршеләр. Гаязларда өй тулы шапшактай биш малай, ә Фатималарда сөйкемле дүрт кыз үсә. Туры килсә дә килер икән, кыз да, малай да бер үк елда, көндә дөньяга аваз салганнар.

Күршеләр мәктәптә бер сыйныфта һәм дә бер парта артында утырып белем алдылар. Икесе дә бик тырышып укый, тәртипле, хас бертуганнардай берсе өчен икенчесе җан атып торыр иде.

Центробанк сообщил, что подорожает в новом году

20 Декабрь, 2018 - 09:30

Цены на бензин, сигареты, вино и автомобили вырастут в 2019 году, следует из доклада Центробанка «О денежно-кредитной политике». Материал изучили «Известия». По прогнозам регулятора, в связи с изменением акцизов топливо и табак подорожают в пределах 4,6%, алкоголь — на 0,9%, а автомобили — на 0,2%. При этом на фоне роста НДС инфляция ускорится с 4 до 5-5,5%.

RSS-материал