Tөрлесеннән

Мишкә авыл клубына капиталь ремонт үткәреләчәк

30 Январь, 2019 - 09:00

Ялангач авыл җирлеге Урындагы башлангычларны яклау программасында 2016нчы елдан катнашып килә.

Районда тормышка ашырыла башлаган беренче елда Якүнә авылында Ар елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер эшләнгән иде. 2017нче елда Ялангач авылында су туплау башнясы сатып алып урнаштырылды. 2018нче елда Мишкә авыл клубын капиталь ремонтлау проблемасын күтәреп әлеге программада катнашып караган идек.

Тозлыбин авылы халкына клуб кирәк

30 Январь, 2019 - 09:00

Бу проблеманы Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәчәкләр.

Көнтүгеш авыл җирлеге Урындагы башлангычларны яклау программасында 2016нчы елдан катнаша һәм конкурс шартларын уңышлы үтеп, авыл халкы беренче чиратта хәл итәсе дип билгеләгән проблеманы чишеп килә.

2016 елда Көнтүгеш авылында Мата елгасы аша җәяүлеләр өчен чыгып йөрергә күпер эшләнде.

Татарстандагы авыл ихаталарының берсендә бер тавык сәер төстәге йомырка салган

28 Январь, 2019 - 09:00

Татарстанның Лаеш районы Татар Сараланы авылында яшәүче Гатауллиннар хуҗалыгында бер тавык яшел төстә йомырка салган.

“Инкубаторда чыккан ун чебинең берсе шундый серле булды”, - дип бу хакта  “Татар-информ”   хәбәрчесенә хуҗабикә Зәйтүнә Гатауллина үзе сөйләгән.

“Быел бертуганымның улы инкубаторда ун чеби бастырып биргән иде, шулар

Урманга барып коры агач җыю өчен бернинди дә каршылык юк

25 Январь, 2019 - 09:00

Халыкта туган сорауларны күз уңында тотып, Башкортстан халкы игътибарына 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән “РФ Урман кодексының 32нче статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны куллану буенча аңлатма бирүне кирәк дип саныйм. Закон гражданнарга үзләренең шәхси ихтыяҗы өчен кискене (ауган агачларны) бушлай һәм рөхсәтсез файдалану мөмкинлеге бирә.

Нәрсә ул киске (валежник)?

Аскын егете Абхазиядә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

22 Январь, 2019 - 09:00

18 гыйнвар көнендә   Цабал тау полигоныннан Абхазиядә  урнашкан пунктка хәрби техника колоннасы барганда фаҗига теркәлә.

ТАСС хәбәр итүенчә, БТР текә ярдан Кодори елгасына  тәгәрәгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә Башкортстанның Аскын авылыннан 23 яшьлек рядовой Венер Әсләмов зыян күргән, дип хәбәр итә "Кызыл таң"

Имән авылында мәңгелек йорт тәртипкә китереләчәк

21 Январь, 2019 - 09:00

Урындагы башлангычларны яклау программасында без, Нөркә авылы җирлеге,  дуртенче ел катнашабыз. Ике ел рәттән конкурс шартларын үтеп, Усман һәм Нөркә авылларында мәңгелек йортлар тәртипкә китерелде: заманча материалдан  рәшәткәләп алынды.

2019 елда да халык бу программаның тормышка ашырылуын теләп көтеп алды һәм мәсьәлә каралачак җыенда актив катнашты.

Нинди булыр иде тормыш, үкенүләр әгәр булмаса...

21 Январь, 2019 - 09:00

„Вакыт юк бит, өлгереп булмый...” Бу сүзләрне һәрберебез көн дә диярлек ишетәбез һәм дә әйтәбез. Әти-әни, туганнар, дус-ишләрнең барып хәлен белеп, капма-каршы утырып, тәмләп чәй эчү, хәл-әхвәл алышу срәгәя. Хәтта терәлеп торган күршеләргә керергә дә вакыт юк.

Түбән Сикияз авылында мәңгелек йорт тәртипкә китереләчәк

17 Январь, 2019 - 09:00

Урындагы башлангычларны яклау программасы авыл җирендә беренче чиратта хәл итәсе күп мәсьәләләрне хәл итүгә булышлык күрсәтә.

Без яшәгән Түбән Сикияз авыл җирлегенең Түбән Сикияз авылында узган елда нәкъ шушы программа чикләрендә авыл мәдәният йортының җылыту системасы яңартылды, бинаның эче ремонтланды.

Башкортстан сан технологиясендәге телевидениегә күчте. Бу хакта ниләр белү кирәк?

16 Январь, 2019 - 09:00

2019 елның гыйнвар уртасыннан федераль каналлар искергән аналог тибыннан санлы телевидениегә күчә. Санлы телевидение сигналы һәрчак ачык төстә, һава торышына бәйле түгел, видеоны Full HD һәм 4K форматларында карау  мөмкинлеген бирә. Шулай ук телетекст, тапшырулар программасын, санлы радио кебек өстәмә сервислар кушу мөмкинлегенә ия.

Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат булган

16 Январь, 2019 - 09:00

Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат булган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров озакка сузылган көчле авырудан соң 84 яшендә бүген 16.00 сәгатьтә вафат булган.

Илһам Шакировны җирләүне оештыру буенча хөкүмәт комиссиясе оештырылган.

RSS-материал