Tөрлесеннән

Эльвина акыллы hәм чибәр райондашларыбызның берсе.

7 Март, 2019 - 12:08

Иске Балтач авылында туып-үскән Эльвина Сафина Казан дәүләт энергетик университетында белем ала. Райондашыбыз мәктәп елларыннан журналист булырга хыялланса да, якын кешеләре киңәше буенча инженер-энергетик hөнәрен сайлый. Балачактан шушы җитди hөнәргә якын булуы, шушы мохиттә үсүе моңа этәргеч биргәндер, күрәсең.

„Безне язлар кавыштырды”, ди Югары Иванай авылында гомер итүче Шаймухаметовлар

7 Март, 2019 - 09:00

Югары Иванай авылында 60 ел парлы гомер кичергән Каниямал Валикаевна белән Михаил Садыкович Шаймухаметовларның гаилә корып бергә яши башлавына 8нче мартта 60 ел тула.

Икесе дә 1936нчы елда, бер авылда туып, бергә уйнап үскән сугыш чоры балалары алар.

—1932—1936нчы елларда туган яшьләр авылда күп иде. Үсмер елларыбыз җәйләрен колхоз басуларында печән әйләндереп, печән җыеп үтте.

Көндәшлекне үстерү – мөһим бурыч

7 Март, 2019 - 09:00

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров көндәшлекне үстерү буенча корпоратив программаларны гамәлгә ашыручы оешмаларга ярдәм итү механизмына багышланган селектор киңәшмәсендә катнашты.

Сыерлар да... Интернетта таныша!

6 Март, 2019 - 09:00

Әлеге программаны Британиянең “Hectare Agritech” дип аталган авыл хуҗалыгы стартапы уйлап тапкан.

Кушымта сыерлар белән үгезләргә “кавышырга” ярдәм итә. Уйлап чыгаручылар әйтүенчә, программа “Tinder” кебек эшли, ләкин танышуга кешеләрне түгел, сыерларны сайлый. Фермерлар да “лайк” куя ала.

“Tinder”га Британиянең 44 мең фермасының маллары кертелгән дә инде.

Штәнде авылыннан ул бәрхет тавышлы Ридаль Гаскаров

6 Март, 2019 - 09:00

Башкорт дәүләт университеты Бөре филиалының социаль-гуманитар факультеты бишенче курс студенты Ридаль Гаскаров өчен студент еллары сизелми дә үтеп киткән.

Тиздән югары уку йортын тәмамлаячак, диплом алачак... Укырга кергәндә студент тормышының киеренке, кызыклы, авыр булачагын күз алдына да китермәгәндер. Күпме тырышлык, ныкышмалылык, түземлек, кыскасы, зур хезмәт салынган укуга.

Башка төшкән авыр язмыш телгәли шул йөрәкне...

5 Март, 2019 - 09:00

Сәрия сугыштан соң туган бала. Яу яланыннан исән-сау әйләнеп кайткан атаның теләге гаиләсендә шакмактай таза малайлар үстереп, нәсел җебен дәвам иттерәсе килә дә соң, туган hәр сабый малай, үтә кыска гомерле булып доньяга килә дә, яшен дә тутыра алмый оҗмах кошы булып күчә.

Иштирәк авылы халкына су белән тәэмин итү башнясы кирәк

1 Март, 2019 - 09:00

Югары Янактай авыл биләмәсенең Иштирәк авылында яшәүче халык 2019 елда Урындагы башлангычларны яклау проектында катнашырга теләк белдерде.

8 ноябрь көнне шушы мәсьәлә буенча авылда җыен үтте. Анда иштирәклеләр актив катнашты.

Җыен барышында халыкны борчыган төрле мәсьәләләр каралды, фикер алышу оештырылды.

Кыз баланың абруе кыл өстендә

28 Февраль, 2019 - 09:00

(Хикәя)

Югары уку йортына кергәнче, райо­ныбызның бер авылында ике ел эшләргә туры килде. Мине ике катлы йортта урнашкан тулай торакка урнаштырдылар. Тулай торак кызларны даими рәвештә алыштырып тора, чөнки аларны берәм-берәм кияүгә «чүпләп» торалар – йә туйлап, йә урлап.

Үкенүдән файда бармы?

26 Февраль, 2019 - 09:00

Руслан Якутиянең Талакан шәһәрендә кыскартуларга эләгеп, безнең бригадага күчерелде. Бер атна эчендә ике звенода (бригададан 3-4 кеше звено була) эшләп, бригадир безнең звенога күчереп карады.

Теле белән генә эшләргә яратканын бригадада аңлап алган идек инде. Мин эшләгәндә каршыма басып тормышында булган хәлләрне сөйли башлады.

„Яшь вакыт, армиядән кайткан чак.

Венера hәм Рәиф Гаяновлар бриллиант туйларын билгеләде

18 Февраль, 2019 - 11:44

Сәйтәк авылында гомер кичерүче Венера hәм Рәиф Гаяновларның гаилә корып гомер кичерүләренә узган елның көзендә 60 ел тулган. Шул дәвердәге барлык кешеләр сыман, булмышлары тырыш хезмәттә үткән. Ике балага гомер бүләк итеп, аларны аякка бастырып, олы тормыш юлына озаткан сабыр парларның берсе алар.

RSS-материал