Tөрлесеннән

Инҗәр сулары ярларыннан чыккан

24 Апрель, 2020 - 15:00

Инҗәр елгасы ташып,  Архангель районын Абзан авылының су баскан урамын атта кичкән кеше фоторәсеме социаль челтәрләрне яулады.

Архангель районыны Абзан авылын су баскан. Авылны су баскан урамын атта кичкән кеше фоторәсемен  Telegram республика каналларының берсенә урнаштырганнар.

Инҗәр елгасы  бу көннәрдә бик нык күтәрелгән һәм авылның бер урамын су баскан.

Сихерле мәхәббәт

24 Апрель, 2020 - 12:01

...Камилә чолан ишеген ачып өй эченә үткәндә, алсу таң нурлары идәндә салмак кына вальс бии иде. Кыз, йокларга ятып торуның мәгънәсез булуын аңлап, ефәк күлмәген эш киеменә алмаштырды да сыер саварга чыгып китте.

Көтү куылды, иртәнге эшләр төгәлләнде. Инде ятып, берәр сәгать ял итәргә дә була. Ул түр яктан чаршау белән генә бүленеп куелган бүлмәсенә узды.

Балтачлылар, яңа уку ела кайчан башланачагын беләсезме?

24 Апрель, 2020 - 12:00

Балтач районы студентларына быел диплом эшләрен яклауны һәм дәүләт имтиханнарын тапшыруны  да видеоэлемтә буенча башкарырга туры килүе ихтимал.

Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры  Валерий Фальков мәктәп укучылары һәм студентлар өчен, гадәттәгечә, сентябрьнең беренче көнендә  дәресләр башланыр, дип белдерә.

Ләкин ведомств

Балтачта бер эшмәкәр ягулык аппаратурасын ремонтлау цехы ачмакчы

23 Апрель, 2020 - 18:01

Балтачта  бер  шәхси эшмәкәр ягулык аппаратурасы ремонтлау эшен җәелдерергә планлаштыра.

Эшмәкәр үзенең бизнес-проектын район хакимиятендә узган “Эшмәкәр сәгате”ндә тәкъдим иткән.

Эшмәкәр ягулык  аппаратларын  һәм «Common Rail»төрендәге катлаулы форсункаларны ремонтлау цехы ачарга исәпли.  Бизнес-проектны тормышка ашыру өчен  эшкуарның бинасы бар. Үз акчасын салырга да  әзер.

Xөрмәтле гәзит укучылар, реклама бирүчеләр!

23 Апрель, 2020 - 18:01

"Балтач таңнары" гәзите график буенча чыга. Реклама кабул итү бүлеге элеккечә  эшен 9.00 — 17.00 сәгатьләрдә дәвам итә. Котлау, игъланны бирергә редакциягә килгәндә  (пандемия чорында) медицина  битлегендә, резина перчаткаларында  булуыгыз сорала.  Шулай ук игъланнарны электрон адрес (btredreklama@mail.ru) һәм ватсапка бәйле телефон номеры 8-937-833-9787  буенча бирергә мөмкин.

“Зөләйха күзләрен ача” ни өчен кайбер тамашачыга ошамады?

23 Апрель, 2020 - 12:00

“Зөләйха күзләрен ача” сериалы “Россия 1” телеканалында тәмам. Ни өчен  аның һәр сериясе тәнкыйть давылы белән озатылып барды.

Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән “Зөләйха күзләрен ача” сериалы экранга чыгуын тамашачы ел буенч диярлек көтте. Һәм көтмәгәндә борылыш.  Фильм сериясе тәмамлану белән экранлаштырылган әсәрне  социаль челтәрләрдә тикшерү башланды.

Балтач районында өлкәннәр өчен азык-төлек җыелмалары өләшәләр

«Без Бергә!» гомумрусия акциясе кысаларында "Азык-төлек ярдәме" проекты буенча аз тәэмин ителгән, ягъни пенсия күләме яшәү минимумына җитмәгән 65  яшьтән өлкәннәр өчен азык-төлек җыелмалары таратыла.

Бүген Иске Балтач авылында азык-түлек җыелмалары авыл биләмәләренә таратылды.

Һәр авыл биләмәсендә “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге хезмәткәрләре  азык түлек җыелмаларына дәгъва итүчел

Балтач ханымнарының үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бар

22 Апрель, 2020 - 18:00

Балтачның иҗат  итү сәләте булган ханымнары иҗади вернисажда катнаша ала.

Үз таланты турында сөйләргә бөтен республикадан һәвәскәр рәссамнар чакырыла.

Ана булу үзе бер талант.  Һәр ана үз эченә берничә талантны берләштерә.

Балтачевских мусульман призывают в месяц Рамадан соблюдать правила самоизоляции

22 Апрель, 2020 - 15:00

Балтачевских мусульман призывает  с пониманием отнестись к вынужденным мерам органов власти нашей страны в месяц Рамадан.

Дорогие братья и сёстры! Мы встречаем благословенный месяц Рамадан, который является прекрасной возможностью совершать благие дела. Это – месяц, в который был ниспослан Коран, месяц, в который умножается награда за благие дела.

Мәтрүшкә чәчәге

22 Апрель, 2020 - 12:00

Хуш исле печән өстендә колач ташлап, изрәп йоклаган иренә Галия бер тын өнсез генә карап ятты да, балаларча садә шаярасы килеп, Фидәрисенең борын очына кипкән чәчәк китерде һәм йөзенә тидерер-тидермәс сак кына  йөртә башлады. Татлы йокыга киткән ир, кытыклаудан  уянасы килмичә, кулын чебен кугандай һавада болгады да икенче якка борылып  тирән сулыш ала-ала йокысын дәвам итте.

RSS-материал