Tөрлесеннән

Россиялеләргә алты елдан соң чүп ташларга урын булмаячак?..

Россиядә чүп күләме шундый темплар белән арта, 6 елдан соң илдә көнкүреш калдыкларын күмү полигоннары тәмамланачак, диелә «Экология» илкүләм проекты мониторингы нәтиҗәләре буенча РФ Хисап палатасы материалларында.

"Коммуналь калдыклар күләме шундый темплар белән арта ки, 6 елдан соң аларны урнаштыру өчен полигоннар калмаячак, ә аерым субъектларда бу күпкә иртәрәк булачак», —

Балтачта балалар “Салкын патшалыгында” ярышты

Бүген 11 гыйнвар көнне Иске Балтачта балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре  балалар өчен “Салкын патшалыгында” дигән уен-ярышлар оештырды.

Сер түгел, сәламәт булу,  организмны ныгыту өчен балаларга мөмкин кадәр күбрәк  саф һавада  булырга кирәк. Кыш та бу кагыйдәдән искәрмә түгел!

Вниманию многодетных родителей

С 1 января 2018 года в соответствии с Указом Главы Республики Башкортостан № УГ-259 «О мерах по совершенствованию социальной поддержки многодетных семей в Республике Башкортостан» для семей, проживающих на территории Республики Башкортостан, среднедушевой доход которых не превышает величины прожиточного минимума для детей, предоставляется ежемесячная денежная выплата в размере 8993 рубля на каждог

Башкортстан аграрийлары узган елда 2,7 мең берәмлек техника сатып алган

2019 елда Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы  предприятиеләре    гомуми суммасы 6,5 млрд. сумлык 2,7 мең берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алган.

Бу, 2018  ел белән чагыштырганда, 2,3 миллиард сумга  күбрәк.

Бабайның башына тимер чәчкә белән... суккан

Башкортстандагы бер авылда өлкән яшьтәге ир-егетне каты кыйнау факты теркәлгән. Авыл кешесенә корал сыйфатында гадәти булмаган предметны сайлаган яшүсмер һөҗүм иткән.

Баймак районы Темәс авылында яшәүчеләр 8 гыйнварда булган хәл турында фикер алышалар. 18 яшьлек егет авылдашын тимер чәчәк белән кыйнаган.

Балтачта үсмерләр Бөек Ватан сугышы ветеранын яңа ел белән тәбрикләде

Иске Балтачның “БАРС” хәрби-патриотик түгәрәге әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мазһаровны яңа ел белән котлады.

Романтик» яшүсмерләр клубының «БАРС» хәрби-патриотик түгәрәге тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннара шефлык итү практикалана.

Балтачлылар видеомөрәҗәгатен БР Дәүләт хезмәт инспекциясе игътибарга алган

"Сәйтәк кирпеч заводы” хезмәткәрләре Башкортстан Республикасы  Башлыгы Радий Хәбировка  видеомөрәҗәгать белән чыккан.

Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе республиканың Балтач районындагы " Сәйтәк кирпеч заводы» эшчеләренең видеомөрәҗәгатен игътибарга алган.

Балтачлылар, Ай тотылуын күзәтергә онытмагыз

11 гыйнварга чыккан төндә, Балтач киңлекләрендә Ай тотылуын күзәтү мөмкинлеге булачак. Һава шартлары уңай торса, әлбәттә....

2020 ел дәвамында Русия халкы дүрт тапкыр  Ай тотылу шаһиты булачак.  Аның беренчесе  11 гыйнварга чыккан төндә күзәтелә.  каршы төндә күрәчәк. Ай Җирне ярым күләгәсе астында кала.

Балтач районында нинди исемнәр популяр?

Балтач районында узган 2019 елда 181 сабый дөньяга килгән.

Гаиләдә сабый туу — сөенечле вакыйга. Район Хакимиятенең ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, елның соңгы көнендә, 31нче декабрь көнне Югары Кансөяр авылында яшәүче Алия һәм Илгиз Бакировлар гаиләсен тулыландырып икенче сабыйлары аваз салган.

—Бакировлар гаиләсендәге өлкән кыз Диана бу көнне апа булды.

Балтачта каргизгечләрне тикшерәчәкләр

13 гыйнвар—14 февраль көннәрендә  республикада һәм Балтач районында “Каргизгеч” айлыгы узачак. Айлык барышында даими рейдлар оештыру планлаштырыла.

RSS-материал