Tөрлесеннән

Иванайлы Айдимировлар Яңа 2020 елны каршыларга әзер!

Түбән Иванай авылында яшәүче Неля һәм Леонид Айдимировлар гаиләсе ел саен Яңа елны йорт алларын үзенчәлекле бизәкләр белән бизәп каршылый.

Быел да биредә күптән кардан Кыш бабай, Карсылу, елның төп символы —Күсе, башка әкият геройлары килеп “кунаклаган”, балаларга шуарга тау да хәстәрләнгән, гирляндалар эленгән.

Гаилә башлыгы Леонид Иликбаевич себер тарафларына йөреп эшли, Неля Сагитовна авылдаг

Балтач хоккейчылары Куедадан Кубок яулап кайтты

Балтач хоккейчылары Пермь өлкәсе Куеда поселогында узган турнидан Кубок яулап кайтты.

Бүген, 21 декабрь көнне, Пермь өлкәсе Куеда поселгында 2008-2009 елларда  туган малайлар арасында Балалар Хоккей лигасы  чемпионаты кысаларында  алкалы хоккей буенча турнир  узды.

Турнирда  3 команда катнашты: Чернушка шәһәре, Куеда районы, Иске Балтачтан Финарис Ягафәров җитәкчелегендәге “Таны

Балтачта балалар "Әкият урманында Яңа ел маҗарасы»н тамаша кылды

Балтач район мәдәният сарае  хезмәткәрләре Яңа елны көткән балаларга гаҗәеп тамаша бүләк итте.  

Яңа ел алдыннан район мәдәният сараенда күптөрле чаралар уза.  Бу яклап мәдәният хезмәткәрләре балалар ихтыяҗын тулы канәгатьләндерергә тырыша.

Балалар өчен театральләштерелгән тамаша район мәдәният сараенда  2016 елдан башлап, зурлап оештырыла.

Балтачта “Көмеш” волонтерлар хәрәкәте үсешә

Балтач районында “Көмеш” волонтерларга волонтерлар таныклыкларын тапшыру тантанасы үтте.

Дөньяда волонтерлык эшчәнлегенә төрле милләт, дин һәм, иң мөһиме, төрле яшьтәге дистәләрчә миллион кеше җәлеп ителгән.

"Көмеш” яшь волонтеры  – 55 яшьтән өлкәнрәк, җәмгыятьтәге актуаль социаль, мәдәни, икътисади, экологик проблемаларны (шул исәптән кешеләргә, территорияләргә яки хайванн

Балтач районында сан технологияләрен киң кулланганан мәктәпләр арта

Югары Карыш урта мәктәбендә интерактив комплекслар белән җиһазландырылган кабинетлар ачылды.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Сан технологиясендә  белем бирү мохите» проектын тормышка ашыру кысаларында, Югары Карыш урта мәктәбенә ике сыйныф өчен җиһазлар бирелде.  Моның исәбендә  ике интерактив комплекс, 30 ноутбук-трансформерлар, фән укытучылары өчен 9 ноутбук.

ЗАГС хезмәткәрләре өчен вак мәсьәлә юк

Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина СУБУШЕВА башкарган хезмәтләренең асылы хакында бәян итә

Адәм баласының гомерен документсыз күз алдына китереп булмый. Һәр адымы аңа бәйле. Кешенең тормыш юлы туудан башлап мәңгелеккә күчкәнгә кадәр һәр халәте рәсмиләштерелә, теркәлә бара. Әйтелгән бу ике вакыйга да туу, аннары үлү таныклыгы рәвешендә "ташка басыла".

Үч хәтере

Хикәя

– Хәния! Нишлисең син? Бу бит безнең “кан дошман”! Үч бар бу урында, нәсел үче!.. Кан үче! Якын барасы булма…

Казанда яшәп иҗат итүче күренекле якташыбыз, Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында туып үскән Галимҗан абый ГЫЙЛЬМАНОВның хикәяләре беркайчан да гади генә булмый. Аларның һәркайсының асылында ниндидер СЕР ята. Әлеге хикәя белән дә шулай.

Балтачта эшкуарлар җитештерү тармакларын үзләштерә

Балтачта бер эшкуар пенополиуретаннан диварлар җылыткыч җитештерү цехы булдырырга планлаштыра.

Балтач район Хакимиятенә пәнҗешәмбе саен   үткәрелә торган “Эшмәкәрлек сәгате”нең максаты шәхси эшмәкәрләргә эшчәнлек  башлап җибәрергә ярдәм   күрсәтүгә генә түгел, ә районыбызны үстерүгә  юнәлтелгән.

Иске Балтачта юбилярны туган көне белән тәбрикләделәр

Иске Балтачта яшәүче хезмәт ветераны Анна Цветкова 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Анна Николаевна Цветкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Җомга мөбарәк булсын, дуслар!

Җомгалар мөбарәк, көннәребез уңышлы, ризыгыбыз бәрәкәтле булсын, дуслар!

(Усман авылы мәчете. “Балтач мәчетләре” сериясеннән.

RSS-материал