Tөрлесеннән

Эшендә булган кеше ул безнең Нил Садыков, диләр

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы производствосы кооперативы механизаторы Нил Садыков турында җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә уңган, булган, дигән фикердә.

Гомерен авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләгән уңган вакыт белән исәпләшми эшләргә күнеккән.

Иске Яхшый авылы мәчетенең 270 еллыгы билгеләнгән чарада Айнур Биргалин катнашты

Иске Яхшый авылында республика мәдәният министрлыгы, Мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану баш идарәлеге тарафыннан унсигезенче гасыр архитектурасы һәйкәле булып танылган һәм Башкортстан Республикасының саклана торган объектлар реестрына кертелгән Иске Яхшый авылы мәчетенә 270 ел тулу уңаеннан оештырылган тантана үтте.

Тантанада Башкортстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, Башкортстан Р

«Балтачевская топь» любителей автоэкстрима приглашает на трофи-рейд

В Балтачевском районе 14-15 сентября  пройдет Трофи-фестиваль «Балтачевская топь».

Балтачевский  внедорожный клуб «Татарпиллиер» устраивает  фестиваль  по Трофи-рейду и приглашает присоединиться   всех любителей экстрима.

Балтач гөмбәчеләре урманга бер баруда центнердан артык… әтәч гөмбәсе (лисичка) җыйган!

Иске Балтач авылында яшәүче уңган, булган гөмбәче гаилә шушы көннәрдә урманга юллангач, чын мәгънәсендә могҗизага юлыга: әтәч гөмбәсе аланына барып чыга.

Өч кешенең дүрт сәгать эчендә җыйган утыз чиләк (!) гөмбәсе үлчәүгә салгач центнердан артык тарта.

—Урман хәзинәсе үзебезгә дә, туганнарга, якыннарга да җитте.

Нөркә авылында бүген 23 баш корбанлык чалынган

Нөркә авылында олуг бәйрәмебез көнендә 23 корбанлык чалынган. Бу хакта безгә Нөркә авыл җирлеге башлыгы Флидә Гыйндуллина хәбәр итте.

Рамил Шайбаков һәм Флюр Абраровларның корбанлыгы мәчеттә чалынган, калган 21е — йортларда.

Бәйрәм уңаеннан авыл мәчетендә иртәнге намаз укылган һәм 12 сәгатьтә авылның олысы-кечесе корбан ашына җыелган.

Флидә Гыйндуллина фотолары.

Имәнлеләр корбанлык ашы табынын урамда корганнар

Имән авылында яшәүче Флюр Абраров Имәндә дә, Нөркәдә дә корбанлык чалдырган. Корбанлык ашына күршеләре нөркәлеләрне дә кунакка чакырган.

—Мәчет бәләкәй булу сәбәпле, халык сыймагач, аптырап калмаганнар, урамда табын корганнар, — ди Нөркә авыл җирлеге башлыгы Флидә Гыйндуллина. —Зур бәйрәм хөрмәтенә корылган табынның ямен явып үткән яңгыр да боза алмады...

Флидә Гыйндуллина фотолары.

Көмьязы авылы халкы өмәгә чыкты

Бу көннәрдә Көмьязы авылы халкы төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар авыл зираты рәшәткәсен яңарта.

Авылда гомер иткән актив төркемдәшебез Гөлнара Солтанова белдерүенчә, штакетниклар белән авылдагы фермер Илнур Усманов тәэмин иткән. Профиль һәм тимер баганалар авыл җирлеге ярдәме белән булдырылган.

Мәңгелек йортның алгы (авыл) ягына профнастилдан рәшәткә тотачаклар.

Көнтүгештә Корбан гаетен зурлап авыл мәчетенә җыелганнар

Мөбәрәк Корбан гаете көнендә Көнтүгеш авылы мәчетендә күркәм чара оештырылган.

Мәчет имамы Хәвис Якупов мәчеткә җыелган халыкны Корбан гаете бәйрәме белән тәбрикләгән, югары җитәкчелекнең бәйр

Район башлыгы балтачлыларны Корбан бәйрәме белән котлады

Балтачлыларга район Хакимияте башлыны Илгиз Субушев Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Бүген, 11 августта,  барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билги Шул уңайдан район башлыгы Илгиз Субушев балтачлыларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Барыгызны да  Корбан гаете белән тәбриклим.

Иске Балтачтагы магазиннарның берсендә Корбан гаете көнендә аракының берничә төре... кассадан үтмәгән

Бүген, Корбан гаете көнендә, Иске Балтач авылы халкына гаҗәеп күренеш шаһиты булырга туры килгән.

Сәүдә челтәрләренең берсенә караган магазинда иң арзанлы, иң үтемле аракының көн дәвамында берничә төре...

RSS-материал