«КРЕДИТ БИРӘБЕЗ, АЛСАҢ...»

Көрчек банкларны авыр хәлдә калдырганлыгы аңлышылып тора. Ни дисәм дә, алар клиентлар исәбенә яши. Хәер, Берләшкән кредит бюросы мәгълүматларына караганда, хәлләр бер дә канәгатьләнерлек түгел. Былтыр Русия буенча бирелгән кредитлар саны, 2014 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 29 процентка кыскарган. 2015 елда банклар гомум суммасы 2,4 триллион сумлык 21,7 миллион яңа кредит биргән. Ә 2014 клда алар 30,6 миллион клиентка барлыгы 4,5 триллион сумлык кредит биргән булганнар.
Сүз юк, көрчек мәлендә халык кредит рәсмиләштерүдән тыелып тора. Тик банклар, ничек кенә булмасын, клиентлар җәлеп итү ягында. Кесә телефонына ул шалтыраталар, ул уңайлы кредит шартлары тәкъдим итеп хәбәрләр җибәрәләр.

Шунысы гаҗәп, кайчандыр кредит бирүдән баш тарткан кайбер банклар да элек кимсеткән клиентларына ялына.

Мәсәлән, сигез-ун ел чамасы элек АФ Банк, ВТБ 24 банклары миңа кредит бирүдән баш тартканнар иде. Кайсыдыр банк хезмәткәре ул чакта үземә: „С вашей зарплатой можно расчитывать только на велосипед. И то на детский,”—дигән иде хәтта. Аннан соң минем хезмәт хакым күләме әлләни артмады. Ә шушы банклар ул чакта мин сораган суммадан күбрәк күләмдә кредит тәкъдим итеп телефонга хәбәр җибәрәләр.

Ул Русфинансбанк, Тинькоффбанк, Ренессансбанк, Альфа-банк, УралСиб кебек банклардан кесә телефонына тынгы юк дип әйтерлек. Клиентны „эретерлек” сүзен дә табалар. Чегән хатыннары читтә торсын. Ничек тә, клиентка кредит тагарга. Әле кайчан гына банктан кредит алулары ай-һай авыр иде бит. Документларыңны тутырып биргәч тә беркадәр вакыт көтәргә туры килә иде.

Хәзер кайбер банклар кредитыңны каплата алсыңмы дип тә сорамыйлар. Иң мөҺиме син алардан бурычка акча ал. Мәсәлән, бер банктан кесә телефонына шалтыраталар.

—„Үзебезнекеләр өчен генә” программасы буенча сезгә бик уңайлы шартлардагы кредит тәкъдим итәбез! Сезне бу тәкъдим кызыксындырдымы?

—Юк, әлеге вакытта мине кредит мәсьәләсе кызыксындырмый.

—Әйтегез әле, без тәкъдим иткән суммадагы кредитны алсагыз, нинди максатларга тотыныр идегез?

—Әлегә м инем бер максатым да юк.

—Ә бәлки фати алу турында хыялланасыздыр, бәлки, ерак сәяхәткә барырга исәбегез бардыр...

—Әле, иң мөҺиме, миңа булган кредитлардан котылырга кирәк. Минем болай да кредитларым җитәрлек.

—Бик тә яхшы. Ә сез бездән кредит алыгыз да, бурычларыгызны түләгез!

Ул менеджерларның сөйләшүе автоҗавапбиргечә яздырылган сыман. Барысы да бер үк сүзләрне сөйлиләр. Ул кадәр „сихерләү”ләренә, үзләрен кызганып кына да, тәкъдим иткән кредитларын алырга уйлап куясың, хәтта.

„Бездән кредит ал да, бурычыңны түлә.”— имеш. Әйе, бер банктан кредит ал да бурычыңны каплат, аннары ул бурычыңны икенче банктан кредит алып түлә... Чылбыр кебек. Клиентларын кайбер банклар комедиядәге Никулин урынында күз алдына китерәләр, күрәсең....