Тарихтагы эзләр

Иске Яхшый авылы имамы, Бөек Ватан сугышын үткән Сафетдин Әхкамов турында истәлекләр балалары, оныклары күңелендә саклана

16 Ноябрь, 2018 - 09:00

Әтиебез, зур әтиебез Сафетдин Әхкамов 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. Орша шәһәрендә, Беоруссиядә хезмәт итә. Камалышта кала.  Польшага кадәр барып җитә. Җиңүгә берничә көн калгач, яралану сәбәпле, сугышка яраксыз дип табыла. Фронттан инвалид булып кайта.

1960нчы еллар башы. Иске Яхшый авылының мәчете имамсыз кала.

Туктай авылыннан Геннадий Валитов зур әтисенең фронттан язган хатын күз карасыдай саклый

2 Ноябрь, 2018 - 09:00

Сандык төпләрендә сакланган солдат хатлары. Туктай авылында яшәүче Валитовлар гаиләсе өчен бик кадерле алар.

Бүгенге көндә үзе хаклы ялга туктаган Геннадий Васильевичка бабасының хатын өлкән туганнары ядкарь итеп тапшырган.

—1904нче елда туган бабам фронтка алына. Бу хатын ул 1942нче елның 1нче гыйнварында язган.

БАЛТАЧ РАЙОН МӘДӘНИЯТ САРАЕН КЕМНӘР КАЙЧАН ТӨЗЕГӘН?

16 Март, 2018 - 16:23

...Район мәдәният сарае фойесында реализм ысулы белән башкарылган „Сабантуй”ны күргән саен яшьлегемне сагынам. Мәдәният сарае кырыннан үткәндә дә горурлык хисе кичерәм. Монда минем дә хезмәт өлешем бар, дип.

Баһадиршаһ шәхесе мәктәп программасына кертелде

1 Март, 2018 - 15:32

Без аны Батырша буларак беләбез, тарихи чыганакларда исә ул Габдулла Галиев дип тә күрсәтелгән. Баһадиршаһ Габдулла Галиев — Батырша зур гыйлем иясе, Коръән хафиз, милләт өчен изге көрәштә шаһит киткән. Соңгы елларда ул искә алынмады. Җитмеш елга сузылган дәһрилек (атеизм) дөньяның астын өскә китерде.

НАЧАРДА, ЙӨЗЬЯШӘР ӨЙДӘ МУЗЕЙ БУЛСЫН ИДЕ!

25 Октябрь, 2017 - 16:31

Редакциягә килгән сирәк хатлар бәйрәм кебек кабул ителә. Һәрберсенә аерым игътибар бирергә, андагы мәгълүматны гәзит укучыларга җиткерергә тырышабыз. Әлеге хат безнең өчен бигрәк тә кадерле булды: инде тарихка кереп „чумган” елларны хәтерләтеп ул машинкада басылган. „Язмада булган җитешсезлекләрем өчен гафу итүегезне үтенәм. Кулланылган машинка да тузган, үземнең дә яшем 90нан узган”, — дип язып куйган аның ахырына Бөек Ватан сугышы, педагогик һәм хәрби хезмәт ветераны Әсхәт абый Шәйнуров. Ул Уфада яши.

Янтимернең бердәнбер сугыш ветераны

22 Сентябрь, 2017 - 16:57

Балтач районыннан Бөек Ватан сугышында 10700 кеше катнаша. Шуларның 6068 яу яланнарында ятып кала. Әлеге көндә районда 22 ветеран гомер кичерә. Бу сугышка Янтимер авылыннан 74 кеше юллана. Шуларның нибары 27сенә туган авылына кайту насыйп була. Бүген биредә бердәнбер ветеран Ахмадиша Ахмадиев гомер кичерә.

ИЗГЕ ГАМӘЛ БУЛДЫ УЛ

21 Июль, 2017 - 14:14

Изге Рамазан аенда Көндәшле авылында үткән иң мөһим вакыйга: Гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә хәтер тактаташын ачу булды.

ЯҢА ЯМУРЗА АВЫЛЫНА — 330 ЕЛ

1 Июнь, 2017 - 16:30

Яңа Ямурза авылына 1687 — 90нчы елларда нигез салына. Бу турыда истәлекләр халык телендә сакланып килә. Архив материаллары авылның оешу елларының дөреслеген исбатлый. Туган авылыбызның 330 еллыгына багышлап июнь аенда бәйрәм уздыруны планлаштырабыз. Чарада авылдашлар, Яңа Ямурза урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаучы укучыларыбыз очрашыр. Бәйрәмне истә калырлык итеп оештырыр өчен, авылда яшәүче халыкның, якташларыбыз, райондашларыбызның ярдәме кирәк.

Легендага тиңләрлек райондашларыбыз

5 Май, 2017 - 10:01

Районыбыз тарихында легендага тиңләрлек кешеләр бар. Шуларның берсе — Мәүлит Фәләхи улы Фәләхиев. Биографиясенә күз салсак, чордашларыныкы белән охшашлыклар да, аермалыклар да күрәбез.

RSS-материал