ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ЧОРЫНДА КӨНДӘШЛЕ АВЫЛЫ

Сакланып калган архив кәгазьләренә, авылның тарихы белән кызыксынучы кешеләрнең язмаларына нигезләнеп Көндәшле авылында совет властен оештыру җиңелдән булмаганын әйтеп була. Авылның аксакаллары сөйләвенчә, бу вакытларда кан коеш гадәти күренеш буларак кабул ителә. Тәүдә Көндәшле халкы революциягә кадәр ничек яшәгәнен язып үтәсе килә.

Көндәшле ул вакытларда иң зур авыл була. Революциягә кадәр биредә 2365 кеше яши. Халык саны буенча Новотроицк (монда 5 мең кеше көн күрә), Сәйтәк (биредә 2366 кеше яши) авылларыннан гына калыша. Архив мәгълүматлары буенча, безнең авылга мишәр халкы Үзәк Русиядән җир реформасы вакытында күченеп килә. Ул вакытта Башкортстан җирендә патша властена каршы баш күтәрүләр еш була. Аларны бераз тынычландырырга дип, Агыйдел һәм Танып елгалары буена мишәр халкын күчендерәләр.

Мишәр халкы нык гәүдәле, батыр була. Патшаны яклап күп сугышларда, походларда катнашалар. Ул чакта аларның көн күреше Дон буенда урнашкан казакларның тормышына охшаган була. Русиядә аларны „служивые мещеряки” дип йөртәләр. Үзләренең җире булмый, җирне Упканкүл башкортларыннан арендага алып, иген чәчәләр, мал-туар карыйлар. Җир өчен күрше Новотроицк, Тимкә, Чокалы авыллары халкы тавыш чыккан вакытлар да күр була.

Революциягә кадәр авылда 3 мәчет, 2 тегермән, мәдрәсә булган. Авылда революциягә кадәр байлар, бай кулаклар һәм җир хуҗалары булмаган. Урта хәллеләр байтак булган. Яллап эшчеләр тотмаганнар, чәчү, урып-җыю вакытында вакытлыча гына эшчеләр яллаганнар.

Революция башлангач авылда җирле комитет оештырыла. Аны тәүдә Галим Зарипов, соңрак Закирҗан Әхмәтгалиевлар җитәкли. Җирләрне җан башыннан (хатын-кызларны да кертеп) бөтенләйгә бүлеп бирергә карар итәләр. Актив җыела. Галинур Зиннуров, Хәмәтгәрәй Вәсимов, Хаҗимулла бабай(фамилиясен белмим). Элек күп итеп җирләрне арендалаган хуҗалар җирне бирмәскә тырышып каршы киләләр, кешеләрне кыйнап, басудан куып кайтаралар.

Көндәшле авылында бай кешеләр яшәмәсә дә, урта хәллеләр белән ярлылар арасында ул чакта ызгыш башлана. Тырыша торгач 1918нче елның язында барлык кешегә җан башыннан җирне таратып бирәләр. Кеше булган орлыгыннан чәчү чәчә.

1918 елның җәендә күрше авыл— Новотроицкида кулаклар восстание күтәрә. Революциядән соң совет властенең крестьяннар һәм урта хәллеләр арасында дөрес итеп аграр сәясәт алып бармавы моңа сәбәпче була. Урта хәллеләрдән көчләп җирне тартып алу, атларны, сыерларны конфискацияләү кешеләрдә нәфрәт тудыра.

Новотроицк байлары— Никита Туров, Балаев, Н. Шляев 1918нче елның 13 июнендә кешенең ризасызлыгыннан файдаланып, баш күтәрә. „Новотроицк республикасы” дигән комитет оештыралар. Бу күтәрелеш тиз арада тирә-якка тарала. Борай районы Кизгәнбаш авылында прапорщик Хәйдаршин, Караидел районы Байкы авылында алпавыт Безденежных, Аскын авылында алпавыт Мамыкиннар баш күтәреп чыгалар. Көндәшле авылында байлар күп булмаганлыктан, фетнә күтәрелми, ләкин авылның кайбер кешеләре Зариф Кыямәтов, Әхкам Сәгатдинов, Шәислам Шәйхетдинов, Сафкал Зыятдинов, Масал Идрисов, Аскар Хөснетдинов, Мөгыйн Мортазиннар бу баш күтәрелешләрдә актив катнаша. Күпләп кеше үлә. Новотроицк авылында гына 100гә якын кеше юк ителә. Комитет әгъзалары С. Южаков, Г. Луканин, А. Зязев, А. Накаряков һәм башкалар.

Кизгәнбашта 20 кеше һәлак була. Новотроицк авылының кулак күтәрелешен бастырыр өчен Бөре шәһәреннән ике поход оештырыла. Беренчесе уңышсыз була. Әзерлексез кешеләрне (командиры А. Нелидов) әсирлеккә алалар, соңнан кулаклар аларны үтерәләр. Икенче походны П. Винокуров җитәкли. Алар ныклы әзерләнеп, Новотроицкиның көнъягыннан, Караиделдән Яков Шуганов һәм Шорохов җитәкләгән кызыл дружиналар төньягыннан, яки Көндәшле ягыннан һөҗүм итәләр һәм кулакларның фетнәләрен таркаталар. Бу 24-25 июнь көннәре була.

Новотроицкида күтәрелеш вакытында Көндәшленең урта хәлле һәм ныклырак хуҗаларны җир бүлгәндә актив катнашканнары өчен кибет бинасына ябып куялар. Аларның язмышын кулакларның „Новотроицк республика”сы вәкиле килеп хәл итәргә тиеш була. 25нче июньдә кулак фетнәсе бастырыла. Бу вәкил килеп җитә алмый, Богдан авылында бүленеп кала. Ябылган кешеләр— Шакир Гәрәев, өч бертуган Мөхтәсовлар, Хөрмәт Гыйләҗетдиновлар тоткынлыктан чыгарылалар. Шулай итеп, Көндәшледә зур кан коелмый.

Гражданнар сугышы вакытында Көндәшле авылы халкы зур кайгылар кичерә. 1919нчы елларда авыл аша тәүдә — аклар, соңыннан кызыллар үтә. Бу вакытларны аңлар өчен архив материалларын искә алып үтик. 1919 нчы елда адмирал Колчак җитәкләгән Ак гвардия фетнә күтәргән ак чехлар корпусы булышлыгында Себер ягыннан Мәскәүгә поход башлый. В.И. Ленин җитәкләгән Реввоенсовет шул авыр чакта Көнчыгыш фронты төзи. Аның составында 3 армия: 5нче армия, 2нче һәм 3нче армия. Башкортстанда акларга каршы ныклы итеп 5нче армия (командующие М.Н. Тухачевский) сугыша.

Башкортстанның төньягында шул армиянең 25,26, һәм 27нче дивизияләре катнаша. 1919нчы елның 8нче июнендә кызылларның 26нчы дивизиясе (дивизия командиры Г.В. Эйхе)— Бөре шәһәрен, 9нчы июньдә 25нче дивизия (дивизия командиры В.И. Чапаев) катнашлыгында Кызыл гвардия Уфаны аклардан арындыра. Аклар Себер ягына ике маршрут белән чигенә башлый: беренче маршрут— Транссибир тимер юлы буенча Златоуст шәһәре ягына һәм шунда ныклы оборона үзәге төзиләр. Икенче маршрут— Бөре—Аскын— Красноуфимск тракты һәм Бөре—Байкыбаш— Дуван— Златоуст юлы буенча төньякка табан чигенгәнәләр. Адмирал Колчак планы белән аклар Златоуст шәһәренә кадәр чигенергә һәм шәһәр эчендәге гарнизонны көчәйтергә тиеш булалар. Златоуст шәһәре акларның оборона үзәге булырга тиеш булган, Түбәнге Тагил— Екатеринбург—Златоуст шәһәрләре буенча оборона шәһәрләре буенча оборона линиясе төзеп, аклар кышын кышларга исәпләре булган. Чигенгән чакта алар үзләренең кеше санын татар, башкорт һәм мишәр авылларында көчләп мобилизовать итеп тутырырга тиеш булганнар. Атларны, фуражларны мәҗбүри тартып алганнар.

Кызылларның 5нче армиясе командованиесе фикеренчә, аклар ягыннан ныгытылган Златоуст шәһәрен ике яктан һөҗүм итеп, акларны җиңәргә тиеш булалар. Уфа—Чиләбе тимер юлы буенча үзәк бәрелеш, ә төньяк-көнбатыш яктан Бөрене азат иткән 26нчы дивизия (дивизия командиры Г.Х. Эйхе) кушылуы көтелгән. Бөрене азат иткәннән соң, бу дивизиянең юлы Мишкә, Балтач, Аскын, Караидел районнары аша үтә. 25нче июнь көнне дивизия Юрүзән елгасы буенда акларның Уфа корпусын җиңеп, Златоуст янына чыгалар.

Хәзер Көндәшле авылына күчик. Югарыда әйткәнемчә, бабайлар һәм әбиләр сөйләве буенча, безнең авыл шул авыр елларда гаскәрләр һөҗүменә ике тапкыр эләгә. 1919нчы елның июнь башларында адмирал Колчак Уфа буенда аклар төркемендә күп югалтулар кичерә. Аны ныгыту өчен Екатеринбург шәһәреннән ярдәмгә 6300 кеше һәм нык коралланган Урал бригадасын күчерә. Аларның юллары ул заманда Бөре— Аскын- Красноуфимск трассасы аша үтә. Бу юл турында шундый белешмә бар. XIX гасырда төзелгән әлеге юл Чурай, күрше Богдан, Чокалы, Курач авыллары аша үтә. Революциягә кадәр бу елдан Себергә еш кына арестантлар куганнар. Бөек рус язучысы Н.Г. Чернышевский автобиографиясендә Себергә сөргенгә куган чакта башка арестантлар белән бергә бу юлдан җәяү үтүләре, Богдан авылының төрмәсендә кунганын язган. Шуңа күрә безнең халык бу юлны „Әби патша яки арестантлар юлы” дип йөртәләр. Колхозлар җитәкчеләренә шул юлларны карап торырга әмер бирәләр иде. Яшь чакта безне дә шул юл буен чабарга, чүбен җыярга җибәрәләр иде.

Нәфис Хәмәтнуров, Рәшит Сәхипов, Равил Мусиннар белән көн буе печәнен чаба идек. Юлчылар юлны төзекләндереп торалар иде. XIX-XX гасырлардагы географик карталарның барысында да бу юл күрсәтелгән. Безнең авыл яныннан шундый зур юл үтүе төрле алышларга китергәндер дип уйлыйм. Аклар шул юлга якын урнашкан авылларны талап, ир-атларны үзләренең сафларына мәҗбүри алып, кешеләрне бернәрсәсез торгызып калдыралар. Аклар күпчелек очракта Богдан, Тимкә ягыннан килеп чыкканнар. Көндәшледә ике ай чамасы торганнар. Тукланулары, атларын ашатулары, кием-салымнары авыл кешеләреннән булган. Көндәшледән егермеләп кешене үзе дә теләмәстән аклар сафына басарга мәҗбүрләткәннәр.

Каршы килгәннәрнең барысын да үтергәннәр. Мәсәлән, Зөлкиф абыйның әтисен акларга хезмәт итәргә теләмәгән өчен капка баганасына асып куялар. Тәбрис Гәрәевның зур әнисе Сабирҗамал әби сөйләве истә калган. „Аклар мылтык күтәреп төркем белән йортларга кереп, әйберләрне алып чыгып китәләр иде. Каршы килсәң камчы белән кыйныйлар. Соңгы икмәкне балаларга да калдырмыйлар иде. Атыш башланса, балалар белән базга төшеп качабыз. Безнең кара айгырыбыз бар иде, аны сорап та тормыйча, алып чыгып киттеләр. Безгә соңыннан бер кәгазь бирделәр дә, без кызылларны җиңгәч бу кәгазьне күрсәтеп атыгызны кире алырсыз диделәр. Шуннан соң без атны башка күрмәдек”, —дип сөйли торган иде.

Көндәшле авылының көнбатыш ягында, Тимкә авылы ягында Калатау җире дигән урын бар. Ул урынга басып карасаң, бөтен тирә-як күренә. Яңа Тимкә авылыннан алып Күчмәле күлләре буендагы Иске Тимкә— Көндәшле— Аскын юллары, Түбәтәй таулары, Тау башлары—барысы да күз алдында. Стратегик яктан уңайлы урын була бу. Шул урында аклар 1919нчы елның июнь аенда оборона өчен авыл кешеләрен көчләп окоплар казыталар, пулемёт, пушкалар куялар. Богдан—Тимкә авыллары ягыннан кызылларның 26нчы дивизиясенең 243 Петроград полкы Златоуст шәһәренә таба барганда Калатауда акларның окопларын тар-мар итәләр. Әби-бабайлар сөйләве буенча, сугыш көне буе барган. „Пуля, снаряд калдыклары авылга кадәр килеп җитте. Безгә балалар белән базда утырырга туры килде. Тәрәзәдә пыялалар калмады”, —дип сөйлиләр иде алар.

Бу сугышта аклар җиңелеп, Курач—Аскын авыллары аша Красноуфимск ягына таба чигенә башлыйлар. Халык сөйләве буенча, икенче көнне Калатау буенда үлгән кешеләрне— акларны һәм кызылларны җыеп, Коры чокыр дигән җиргә күмәләр. Хәзерге көндә дә биредә окоп эзләре бар. Без кечкенә вакытта револьверлар, гильзалар таба торган идек. Яшьтәшем Тәбрис Гәрәев 1970нче елларда шул урында басу эшләре алып барганда красноармеец шлемы (буденовка) тапты. Илле ел үтсә дә шлем яхшы сакланган иде. Үлгән хәрби кешеләр күмелгән урында бер кабер эзе дә күренми, гасырлар җирне тигезләгән. Авылның изгелекле кешеләре белән ул кабер урыннарын табып, шул урынны уратып, һәйкәл куйсак яхшы булыр иде. Бу безнең бурычыбыз дип исәплим.

Кызыллар авылга килгәч үзенчә авыр тормыш башлана. Чөнки азык-төлек белән тәэмин итү янә гади халык иңенә төшә. Ул утлы еллар Көндәшле авылына зур кайгылар китерә, халык саны ка авылда кеше саны 200гә якын кешегә азрак. Кызыллар килгәч, халык күпләп кызыл гвардиягә кушыла, аларның составында гражданнар сугышында катнашалар. Безнең авыл егете Галинур Шәнгәрәев батырлыгы өчен 1920нче елда Хәрби Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә.

Әлеге фаҗигале хәлләр Көндәшледә яңа тормыш ничек башланганны күрсәтә. Гомумән, Русиядәге барлык үзгәрешләр кешеләрнең иңеннән үтә, авырлыклар тудыра. 1921-22нче еллардагы ачлык, колхозлар оештырылу. Коллективлаштыру вакытында Көндәшледән бихисап кешене, шул исәптән дин эшчәннәрен, кемне гаиләсе белән, кемне үзләрен генә сөргенгә җибәрәләр. 1935нче елларга кадәр, колхозлар ныгыганчы тормыш авыр булда. Халык ач йөрде. Колхозлар бераз аякка баскач, эш көненә икмәк бирә башлагач, кешеләр бераз яхшырак яши башлады.

Язмамны әзерләгәндә озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Мозафар Мөхәмәтов, минем тормыш иптәшем Розалиянең әтисе— Глимгәрәй Гәрәевларның истәлек дәфтәренә нигезләндем. Заманына күрә белемле, алдынгы карашлы, тарих белән кызыксынучы кешеләр иде. Аларга үз чиратында авыл тарихын Туктамыш Рәхимов, Галинур Зиннуров һәм Хәмәт Солтановлар исән чакларында сөйләп калдырганнар. Мин үзем дә Туктамыш бабай белән Хәмәт бабайларны белә идем, бала чакта ул хакта кем уйласын соң. Югарыда мин телгә алган фамилияләрнең күбесен авыл халкы хәтерләренә китерә алмады. Моңа еш фамилия алыштыру, ачлык елларында күбесенең вафат булуымы, монысы билгесез. Бу утлы елларда алар төрмәләрдә һәм лагерьларда да югалырга мөмкиннәр.

Материалны әзерләргә ярдәмләшкән Тәбрис Гәрәевка, Рәфкатъ Гомәровка, Әдис Садретдиновка, Мозафар Мөхәмәтовның өлкән кызы Лида апага рәхмәт сүзләре белдерәм.