Тарихтагы эзләр

Илгә биргән изге антын...

Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга  җитмеш биш ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара.

Сугыш еллары истәлекләре

Биш  ятимне аякка бастырган батыр ана, иренең сөяклэренә дә хыянәт итмичә яшәгән тугры хатын, тырыш, эшчән, әхлаклы зат булып күз алдымда тора минем зур әнием. Ул, Саимә Вәлиәхмәт кызы, 1891нче елны хәзерге Балтач районы Имән авылында крестьян гаиләсендә туа. Ycen буй җиткәч, күрше Борай районы Бакалы авылы егете Вәликарамга кияүгә чыга. Аларның кызлары Мәдинә, Һәдия, уллары Вәсбирахман туа.

Минем героем тарихы

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее, фашистлар Германиясен Җиңү бәйрәме уңаеннан, мин сезгә зур әниемнең бертуган абыйсы, гаиләбезнең герое Мөбарәк Сабирҗан улы Йосыпов турында булачак язмам. Ул Ватан өчен көрәштә һәлак булган миллионлаган солдатларның берсе.

Мөбарәк Сабирҗан улы Иске Балтач авылында Талига һәм Сабирҗан Йосыповлар гаиләсендә иң беренче бала булып дөньяга килгән.

Бәхетсезнең үлеме дә вакытсыз

Түбән Кансөяр авылында гомер итүче Җиhанур ХӘБИБУЛЛИНның язмаларын күпләр яратып укый. Чираттагысы да аның тетрәндергеч язмышлар турында

Кадерле гәзит укучылар, язмаларым дөнья күргәч миңа шалтыратучылар күп булды.

Балтачның менә дигән көянтә, сандык ясаучылары бар иде...

Безнең авылда бу әйтем бик электән йөри, җае чыккан саен аны әле дә кулланалар. Әмма күпләр аның кайдан килеп чыкканын белми. Мин шушы вакыйганың шаhиты буларак, әйтемнең тарихын язасым килә.

Түбән Кансөяр авылында сүзгә оста, алтын куллы Фаиз исемле кеше бар иде. Колхозның арба-чанасын, камыт-дугасын эшләү, ремонтлау аңа йөкләтелгән.

„Сабантуй батыры”, алдынгы водитель Ахунҗан Хәмәтханов

5 Июнь, 2019 - 12:13

Бар гомерен водитель hөнәренә багышлаган, Сабантуй батыры исемен ничәмә еллар үз кулыннан ычкындырмаган Ахунҗан Хәмәтханов ел саен халкыбызның милли бәйрәмен зур кичерешләр, дулкынландыргыч хисләр белән каршылый. Ни дисәң дә, мактаулы хезмәткәр, ныклы билле көрәшченең иң дәртле яшьлек еллары Сабантуй белән бәйле.

Балтачның „алтын куллы” хирургы иде

17 Май, 2019 - 10:10


Ак халатлы Томас Нугаевка „алтын куллы хирург” дигән исемне халык озак еллар салган тырыш хезмәте өчен үзе бирде. Фани дөньяны калдырып китүенә дистә елдан артык вакыт узса да, Балтач районы халкы аны онытмый, бүген дә ихтирам, хөрмәт белән искә ала. Бу зур бәhа. Исән булса, аңа 21 май көнне 90 яшь тулыр иде.

Асавкалы Хәбибрахман Фәттәхов яшьләргә өлге

6 Март, 2019 - 10:18

Асавка авылында яшәүче Хәбибрахман Фәттәховка 85 яшь. Өлкән яшьтә булуына карамастан, бер минутын да бушка уздырырга яратмый ул. Юмор, дөньяга позитив караш, hәрвакыт эш белән мәшгуль булу — мондый бәхетле картлыкның нигезе.

Әфганстан җирендә — ике ел hәм 6 ай

22 Февраль, 2019 - 15:23


Советлар Соþзы герое Үлмәс Шакировның якын туганы Арсений Гиматов хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәгән. 1982нче елның апрелендә хезмәткә чакырылып, 1984нче елның сентябрендә туган ягына әйләнеп кайта ул. Сугыш эчендә булган яугир тыныч тормышта гаилә корып, йорт-куралар төзеп, ике балага әти булу, оныклар сөю бәхетенә ирешә.

RSS-материал