Спорт

Балтач көрәшчеләре янә бәйгедә катнаша

8 Февраль, 2018 - 15:53

Иртәгә, 9 февраль көнне, Кырмыскалы районында милли көрәш бунча зона ярышлары уза. Анда 2002—2005нче елларда туган райондашларыбыз катнашачак. Балтач районының җыелма командасы, теренер Ирек Камалов җитәкчелегендә ярышка кузгала. Райондашларыбызга уңышлар юлдаш булсын!

Рухлары ныклы, куллар көчле булсын!

7 Февраль, 2018 - 15:50

Гер күтәрү буенча теренер Ильяс Шәймөхәмәтов җитәкчелегендә ике райондашыбыз Ленар Мәрванов һәм Розанна Кашапова Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәренә юлланды. Алар 5 февраль көнне юлга чыкканнар иде. Бүген алар анда барып урнашты гына.

Балтачлы, Радим Галиуллин— Русия чемпионы

7 Февраль, 2018 - 11:41

Гыйнвар ахырында Екатеринбург шәһәрендә Русия беренчелегенә армрестлинг ярышлары үтте. Тренер Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә 6 спортчы кул көрәштерүдә үзләрен сынады. Райондашыбыз Радим Галиуллин үз авырлык категориясендә беренче урын алуга иреште.

Мәктәп укучылары интелектуаль спорт төрендә сыналды

1 Февраль, 2018 - 11:59

Кичә Иске Балтач 1 нче урта мәктәбе базасында шахмат буенча район ярышлары үтте. Интеллектуаль бәйгедә 11 команда катнашты. Нәтиҗәдә, район үзегенењ беренче мәктәбе командасы — беренче урынны яулады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды. Штәнде урта мәктәбе командасы өченче урынга чыкты. Җињүләре уњаеннан яшь шахматчыларны котлыйбыз.

Балтач районы мәктәбе укучылары — чаңгыда

31 Январь, 2018 - 09:31

Узган җомгада урта белем бирү мәктәпләре укучылары чаңгыда йөрү буенча 4нче һәм 5нче баскыч ГТО нормаларын тапшырды. „Көньяк” микрорайонындагы чаңгы трассасына 100дән артык укучы бу спорт төрендә үзләрен сынады. Яшь категориясенә килгәндә, алар 13— 17 яшьлек яшүсмерләр.

Көчле куллар бәйгесе

30 Январь, 2018 - 17:16

Бүген Екатеринбург шәһәрендә армрестлинг буенча Русия Беренчелеге башланды. Тренер Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә 5 спортчы анда юлланды. Динар Хиҗәпов, Эльвина Зиннурова, Тимур Әхмәдуллин, Радим Галиуллин, Алмаз Якуповлар Балтач районы исеменнән чыгыш ясый. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Балтач балыкчыларының "Бозлык чоры-2018" фестиваленндә катнашу мөмкинлеге бар

29 Январь, 2018 - 09:00

Фестиваль 11 февраль көнне Стәрлетамак районы Югары Услы авылы тирәсендәге  буада үтәчәк. Ярышларның беренче туры 10.00 - 12.30 сәгатьләрдә оештырыла. Икенче турда катнашучылар 13.30 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр вакытларын бәке янында үткәрәчәк.

Программада кунаклар һәм фестивальдә катнашучылар өчен  кызыклы конкурслар  оештыру каралган.

Бәйгедә -оешма исеменнән чыгыш ясаучы ир-егетләр

25 Январь, 2018 - 11:02

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган
район ярышында оешма исеменнән чыгыш ясаучы ир-атлар чаңгыда көчле булуларын исбат итте.

Оешма исеменнән чыгыш ясаучылар

25 Январь, 2018 - 10:34

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган
район ярышында оема исеменнән 9 хатын-кыз көч сынашты.

Яшәгән авылларының чын патриотлары алар

24 Январь, 2018 - 11:24

Үзләре яшәгән авылларының чын патриотлары алар. Богдан авыл биләмәсеннән Зинфира Мөҗиповага тиңнәр табылмады. Тучыбай авыл биләмәсе исеменнән чыгыш ясаган Миләүшә Фәрхетдинова икенче урынга лаек дип табылды. Шәвъяды авылы данын яклаган Гөлнара Вәлиева өченче урынга чыкты.

RSS-материал