Спорт

„Лыжня России-2019” акциясендә өлкәннәр актив кушылды

26 Февраль, 2019 - 10:05

Алтмыш яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында Югары Иванайдан Георгий Беляев җиңүче. Тушкыр авылыннан Рәмил Закирҗанов, Иске Балтачтан Руслан Әхмәдуллиннар призлы урыннарны алдылар.



Балтачның оста чаңгычылары

26 Февраль, 2019 - 09:09

8-11 сыйныф укучылары арасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Гөлшат Шәрипова— җиңүче. Шул ук белем учагыннан Юлия Имаева икенче урын белән бүләкләнде, Көндәшле урта мәктәбеннән Алия Хәмәтнурова өченче булып финишка килде.

Балтачлылар„Лыжня России ­2019”акциясендә

26 Февраль, 2019 - 08:54

8—11 сыйныф укучылары 2 километр дистанцияне йөгереп узды. Түбән Иванай урта мәктәбе укучысы Юрий Минелгалинга җитүче табылмады, ул финишка беренче булып килде. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысы Владислав Зинкин икенче урынга чыкса, шул ук мәктәптән Эмиль Галләмов өченче урын белән билгеләнде.

Балтачлылар„Лыжня России- ­2019”акциясенә бердәм кушылды

25 Февраль, 2019 - 16:55


Ватанны саклаучылар көнендә „Көньяк” микрорайонының чаңгы трассасында „Лыжня России ­2019”акциясе оештырылды. Ул якташыбыз, Асавка авылы егете, паралимпия чемпионы Рөстәм Гарифуллин истәлегенә багышланды. Ярышта 150 дән артык кеше катнашты.

Балтач хоккейчылар Әфганстанның дәhшәтле елларын искә алдылар

25 Февраль, 2019 - 11:52

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу hәм шушы сугышта геройларча hәлак булган якташыбыз, Иске Уразай авылы егете Фиданис Галимов истәлегенә хоккей ярышлары үтте.

Бәйгедә Иске Тимкә, Көндәшле, Түбән Иванай hәм район үзәгенең „Танып” хоккей клубы спортчылары катнашты. Ярышлар 2005—2008нче елларда туган яшүсмерләр арасында үтте.

Балтачта хоккейчылар яугир-интернационалистны искә алдылар

25 Февраль, 2019 - 09:00

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу hәм шушы сугышта геройларча hәлак булган якташыбыз, Иске Уразай авылы егете Фиданис Галимов истәлегенә хоккей ярышлары үтте.

Бәйгедә Иске Тимкә, Көндәшле, Түбән Иванай hәм район үзәгенең „Танып” хоккей клубы спортчылары катнашты.

Балтачның кул көрәштерүчеләре— өченче

20 Февраль, 2019 - 09:52


Агымдагы елның 13 февраленнән 17 февральгә кадәр Мәскәү өлкәсе Чехов шәhәрендә армрестлинг буенча Русия Беренчелегенә ярышлар үтте. Русия Федерациясенең 39 субъектыннан 530 кеше бу бәйгедә катнашты. БР җыелма командасы исеменнән чыгыш ясаган райондашлар лаеклы чыгыш ясады.

Балтачлыларны балыкчыларның республика фестивалендә катнашырга чакыралар

18 Январь, 2019 - 09:00

Балыкчыларның “Бозлык чоры” республика фестивале быел да үтәчәк.

Стәрлетамак районы Югары Очлы авылы янындагы сулык, традицион рәвештә, елның-елында ренспубликаның төрле төбәкләреннән 200дән артык балыкчыны бәйгегә җыя.

Богдан авылында хоккей сезоны ачылды!

30 Декабрь, 2018 - 09:00

Бүген Богдан авылында хоккей сезонын ачу тантанасы үткән.

Богданлыларның мәктәп укучылары, студент яшьләреннән оешкан “Белые акулы” хоккей командасы Уразай авылының “Черная молния” командасы белән очрашкан.

Тантананы Богдан мәктәбе мөдире Флария Солтанова ачып, авыл яшьләренең 2018 елда спортта яулаган уңышларына йомгак ясаган.

Богданлылар белдерүенчә, бүгенге уен киеренке барган.

Чаңгычылар „Балтач таңнары” призы өчен көч сынашты

19 Декабрь, 2018 - 16:42

Районның иң көчле чаңгычылары ел саен „Балтач таңнары” гәзите призы өчен көч сынаша. Традициягә әверелгән бәйге быел чаңгы сезонын ачты. Ун белем учагыннан укучылар район гәзите призы өчен сынау тотты.
Кызлар — 1, егетләр километр ярым аралыкны чаңгыда йөгереп узды. Җиңүчеләрне „Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев тәбрикләде.

RSS-материал