РЕСПУБЛИКА ЭТАБЫНДА СЫНАТМАСЛАР

21 Январь, 2016 - 15:37.Спорт

Үсмер хоккейчылар арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын шайба” Бөтенрусия турнирының 18 гыйнвар көнне республика этабы башланды. Бәйгедә муниципаль этапта җиңгән командалар катнаша.Турнир 21 февральгә кадәр дәвам итә.

Ярышлар дүрт төрле яшь тәркемендәге хоккейчылар арасында үтә. 2001-2002 елларда туган үсмер хоккейчылар өлкән төркемгә кертелгән. Безнең район данын яклаучы кооманда нәкъ шушы төркемдәге көндшләренә каршы торачак.

Үсмер хоккейчыларыбыз Анатолий Тарасов исемендәге Бөтенрусия турнирының республика этабында катнашу өчен Әлшәй районы үзәге- Раевка поселогына юлланды. Хоккейчыларыбызга уәышлар телик.