КУБОКНЫ РАЙОНЫБЫЗГА КАЙТАРДЫЛАР

5 Февраль, 2015 - 15:27Дамир ХӘЙРТДИНОВСпорт

Район җитәкчесе Марсель Закиров хоккей спортын үстерү өлкәсендә традицияне уңышлы дәвам итә. Район Хакимияте башлыгы Кубогына хоккей турниры быел да үтте. Үткән шимбәдә, үткән ачык турнир район үзәге мәктәпләре тирәсендәге боз мәйданчыкларын хоккей спортын үз иткән җанатарларны күп җыйды.

Турнирда катнашкан командаларның географиясе дә елның-елында үзгәреп тора. Күрше төбәкләр командалары да турнирда теләп катнаша. Турнирга төбәкара ярышлар төсе өстәп, бу юлы ярышларга Пермь крае Оса шәһәре командасы да килде. Дуван районы хоккейчылары командасы да бу турнирда әле беренче тапкыр. Күрше Борай районы командасы турнирда елның-елында диярлек кунак була. Ә районыбыздан быел ике команда, Кубокны ничек тә районыбызга кайтару өчен, бар тырышлыгын салып көрәште. Мәгълүм булуынча, соңгы ике елда район Хакимияте башлыгы Кубогын Тәтешле районы командасы яулап килгән иде.

Һәр командада җиңү максаты. Уеннар барышы еш кискенләште. Хоккейчылар көч алымнарын еш куллана. Кискенләшү берничә тапкыр кул сугышына ук барып җитте. Уеннарның гадел рәвештә баруын күзәткән казыйлар: Азамат Абдуллин, Фидарис Хәмитов, Ренат Баутдиновларга “әтәч”ләнгән хоккейчыларны аерырга да туры килде.

Ничек кенә булмасын, уеннар нәти җәсен көндәш команда капкасына кертелгән гол һәм таблодагы исәп хәл итә. Районның төп хоккейчылар командасы борайлыларны 1:0 исәбе белән җиңде. Ә районыбызның “Төнге бүреләр” командасы һәм Дуван районы командасы арасындагы очрашу 0:4 исәбе белән, кунаклар файдасына тәмамланды. Районның төп командасы Пермь краеның Оса шәһәре командасын 5:2, урындагы “Төнге бүреләр”не 3:1 исәбе белән җиңеп, турнир таблицасында позициясен тагын да ныгытты. Җиңү артыннан җиңү яулап, беренче карашка үзен шактый көчле итеп күрсәткән Дуван районы командасын да 2:1 исәбе белән отты.

Нәти җәдә, уеннарны бер җиңелүсез үткәргән районыбыз ир-егетләреннән торган төп хоккей командасы быелгы турнирның җиңүчесе титулын яулады һәм горур рәвештә район Хакимияте Кубогын районыбызга кайтарды. Пермь крае Оса шәһәре командасы икенче урында. Ә дуванлылар пьедесталның өченче баскычында.

Уен нәти җәләре буенча Сергей Анжихин (Оса шәһәре)— “Иң яхшы сакчы”, Марат Рәхимов (Дуван районы) —“Иң яхшы һө җүм итүче”, Алмаз Җиһануров (Иске Балтач) — “Иң яхшы капкачы”, Нугаев Азамат (Иске Балтач)— “Иң яхшы уенчы” номинацияләрендә җиңүчеләр буларак танылдылар һәм турнирның истәлекле бүләкләренә лаек булдылар.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.